
Утырышта Иҗтимагый Советның 2014-16 елларга эшчәнлек нәтиҗәләре чыгарылды, яңа состав сайланды. Яңа Иҗтимагый Советка Илдар хәзрәт Баязитов та керде. Бердәм тавыш белән Иҗтимагый Советның рәисе итеп - Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, аның урынбасарлары итеп Ирина Терентьева һәм Сергей Дружков сайланды.
Утырышта катнашучылар киләсе елда да халыкның полициягә ышанычын арттыру буенча уртак эшчәнлекне дәвам итәргә, социаль караклык белән көрәшкә юнәлдерелгән чаралар уздырганда республика эчке эшләр органнарына ярдәм итәргә, шулай ук ведомствоның хәйрия һәм мәгълүмати-пропаганда чараларын уздырганда киңкырлы ярдәм күрсәтергә карар кылды.
http://mvd.tatarstan.ru/ сайты материаллары буенча.