
Татарстан МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Пермьдә «Мөселман дөньясы» форумы кысаларында уздырылган IV төбәкара Коръән уку бәйгесендә җиңү яулаган Татарстан шәкертләре белән очрашты.
Мәгълүм булганча, быел КИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре бәйгенең “Коръәнне яттан уку”, “10 җүз”, “3 җүз” һәм “Тиләвәт” номинацияләрендә призлы урыннар яулады. Мөфти хәзрәтләре яшь Коръән-хафизларга әлеге нәтиҗәләрнең зур сөнеч, горурлык булуын белдерде һәм аларга яңадан-яңа уңышлар теләде.
Пермьдәге нәтиҗәләр мондый:
“Коръәнне яттан уку” номинациясендә:
1нче урын – Борһанов З. (Казан)
2нче урын – Саидусман А. (Уфа)
3нче урын – Хәлилов С. (Уфа)
Номинация “3 җүз”
1нче урын – Гайфуллин З. (Казан)
2нче урын – Бикмаев И. (Пенза)
3нче урын – Борһанов Х. (Казан)
Номинация “10 җүз”
1нче урын – Дбиргаджиев А. (Махачкала)
2нче урын – Шибугаев И. (Казан)
3нче урын – Рашидзуда Д. (Пермь)
Номинация “Тиләвәт”
1нче урын – Турсунов М. (Казан)
2нче урын – Габдуррахманов М. (Казан)
3нче урын – Юсупов Ч. (Казан)
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте