20 мартта Түбән Кама балалары арасында Коръән уку бәйгесе уздырыла

20 мартта Түбән Кама каласы җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку конкурсы уздырыла.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 14

20 мартта Түбән Кама каласы җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку конкурсы уздырыла.

Бу хакта ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтендә белдерелде.

Бәйгедә катнашучылар исә биш номинациядә көч сынашачак:
- 7 яшькә кадәр (Коръәннән үзләре теләгән сүрәләрне яттан сөйләү);
- 12 яшькә кадәр (Коръәннең 30 нчы өлешенең яртысын яттан уку);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 30 нчы өлешен яттан сөйләү);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 29 нчы, 30 нчы өлешләрен яттан сөйләү);
- 17 яшькә кадәр (Коръәннең 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы өлешләрен яттан сөйләү).

Бәйгедә ир һәм кыз балалар бер номинациядә генә катнаша ала. Үзен сынап карарга теләүчеләр 15 мартка кадәр гаризаларын җибәрергә тиеш. Элемтә өчен телефон номерлары:
8-987-293-04-63 - Габделкәрим хәзрәт (ир-егетләр өчен),
8-917-295-31-38 - Алсу ханым (кыз балалар өчен).
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе