Казанда хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

Кичә Казандагы "Гаилә" мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе узды.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 09

Кичә Казандагы "Гаилә" мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе узды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Совет районы мөхтәсибе Нияз хәзрәт Закиров, нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

Татарстаннның районнарыннан җылган мөслимәләр өч номинациядә көч сынашты: I — 0,5 җүз, II — 1 җүз, III — 2 җүз. Бәйге сигез категориядә (7 яшькә кадәр; 10 яшькә кадәр; 13 яшькә кадәр; 15 яшькә кадәр; 30 яшькә кадәр; 45 яшькә кадәр; 65 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр) уздырылды.

Тантаналы ачылышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хафиз булуның җаваплы һәм дәрәҗәле булуын әйтте. Элек-электән бу өлкәдә уңышка ирешкән хатын-кызларның шактый күп булуын билгеләде һәм мисалга Габдулла ибн Мөбәрәккә бәйле бер риваятьне искә төшерде.

“Габдулла ибн Мөбарәк хаҗ гамәлен үтәп кайтканда, сахрада өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп аны сәламли. Җавап буларак ул аңа Коръән аятьләрен китерә: “Чиксез мәрхәмәтле Раббыдан аларга сәлам булыр” (“Йәсин”сүрәсе, 58 аять). Кая юл тотуын, кем белән очрашырга тиешле булуын һәм башка сорауларга да хатын-кыз Коръән белән җавап кайтара. Габдулла хәзрәт кәрванда аның балаларын тапкач, аналарының нигә барлык сорауларга да аятьләр белән җавап кайтаруын сорый. Балалары аналарының Коръән-хафиз һәм хәдис фәне өлкәсендә галимә булуын хәбәр итәләр. Аллаһ каршына басып кыямәт көнне алыначак хисаптан куркып соңгы 20 елда бары Изге Китап сүзләре белән генә аралашуын да әйтәләр. Араларыбызда әнә шундый хатын-кызларыбыз, галимәләребез булган. Бу барыбыз өчен дә уйланырга бер җирлек. Бәйгедә катнашучыларга уңышлар телим”, - дип сөйләде Камил хәзрәт.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бәйгенең төп максаты җиңүчеләрне билгеләүдән түгел, ә халыкны Аллаһ китабына якынайтудан гыйбарәт булуын, әлеге бәйгенең һәр ел уздырылачагын хәбәр итте.

Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръән хафизлар әзерләү үзәге хезмәткәрләреннән оештырылган жюри конкурста сабыйларның катнашуын куандырырлык вакыйга булуын әйтте.

“Алар Коръән сүрәләрен өйрәнеп, беренче адымнарын ясадылар. Күп кенә кызларның тавышлары бик моңлы һәм аһәңле”, - дип ассызыклады жюри.

Җиңүчеләр исемлеге:

7 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Мәрьям Ягудина; (“Гаилә”)

7 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Виталина Антонова; (Чистай)

7 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Фатыйма Яруллина (“Өметлеләр”)

10 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Рәхимә Юсупова; (“Өметлеләр”)

10 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Емилия Антонова; (Чистай)

10 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Мәрьям Юскаева; (“Гаилә”)

13 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Мәрьям Имамиева; (Чистай)

13 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Хәбибә Мөфлихунова; (Әлмәт)

13 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Гайшә Яруллина; (“Өметлеләр”)

15 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Мәмләкәт Мирзосәедова; (Ютазы районы)

15 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Зарина Габделвахабова; (“Нур ислам”)

15 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Алинә Яруллина; ( Әлмәт)

30 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Ләйсән Арзуманова; (“Өметлеләр”)

30 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын – Гөлмәрьям Зарипова (Балтач)

30 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Дилбәрхан Латыйпова

45 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Гөлнара Насибуллина (“Өметлеләр”)

45 яшькә кадәр 1 җүз

1 урын - Рәсимә Ханнанова (Әлмәт)

45 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Гаишә Мәрданшина (Ютазы)

65 яшькә кадәр 0,5 җүз

1 урын – Раилә Ризова

65 яшькә кадәр 2 җүз

1 урын – Сөембикә Булатова
Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе