
Быелның 5 мартында РФ ФСИНның Татарстандагы 5 нче колониясендә ислам динендәге тоткыннар арасында чираттагы бәйге үткәрелде.
Конкурсның программасы Коръәннең тәфсиренә (аңлатмасына) һәм вәгазь сөйләү осталыгына багышланган иде. Бәйгедә катнашучы 20 кеше 4 командага бүленде, алар исә куелган сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирүдә ярышты.
Конкурс жюрие капитаны Н. Гобәйдуллин булган команданы җиңүче, дип тапты. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең, “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының һәм Россия Ислам университетының бүләкләрен алуга иреште.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: А. Ибодов, М. Мингалиев (ТҖ МДН), И. Сабиров (РИУ), И. Исмәгыйлев (“Ярдәм” фонды) жюри әгъзалары булып тордылар.