Коръән уку буенча республика бәйгесе була

Ул Казанда хатын-кызларыбыз арасында уздырылачак

БӘЙЛЕ
2016 Фев 29
8 март көнне Казанның Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча республика бәйгесе уза. Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче коръәнхафизлар әзерләү үзәге оештыра. Бәйге өч номинациядә уздырыла: I - 0,5 җүз, II - 1 җүз, III - 2 җүз. Бәйгедә катнашучылар сигез категориядә (7 яшькә кадәр; 10 яшькә кадәр; 13 яшькә кадәр; 15 яшькә кадәр; 30 яшькә кадәр; 45 яшькә кадәр; 65 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр) көч сынашачак. Һәр номинациядә мәхәллә имамының кулы куелган, мөһер сугылган рекомендациягә ия булган берәр генә мөслимә катнаша ала. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга грамоталар, кыйммәтле призлар тапшырылачак. Конкурс Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Гаилә мәчете бинасында 9.30 да башлана. Катнашучылар иртәнге сәгать 7 дән теркәлә башлый.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе