
27 апрельдә (сайлап алу туры):
1. “Әл-Бәләд” сүрәсеннән “Ән-Нәс” сүрәсенә кадәр яттан уку
2. Коръәннең 30 нчы өлешен яттан уку
3. Коръәннең 29-30 нчы өлешләрен яттан уку.
28 апрельдә (төп өлеш): барлык ятланган сүрәләрне яттан уку.
27 апрельдә барлык укучыларның, Коръәнне ятлау түгәрәкләренә йөрүчеләрдән тыш, катнашуы көтелә. Һәр номинациядә 5 иң яхшы укучыны сайлап алачаклар, алар финалга үтәчәк. Соңыннан финалчылар һәм Коръәнне ятлау түгәрәкләренә йөрүчеләр үзара көч сынашачак. Алар арасыннан өч иң яхшы укучы сайлап алыначак, Грант-при иясен һәм тамашачы яхшы дип санаган укучы билгеләнәчәк.
Бәйге ахырында барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Жюри составына РИИ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләүче Үзәк директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров, “Госмания” хосусый белем бирү мәктәбе директоры Илсур хәзрәт Фатыйхов, “Госмания” мәктәбе мөгаллимәсе Рәйсә ханым Гыйльманова, Коръән түгәрәге җитәкчесе Габдрәшид остаз Фәйзов керә дип хәбәр итте "Думрт.ру".