Чаллы балалары арасында 21 нче Коръән уку бәйгесе узды

23 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның республика күләмендәге 21 нче Коръән уку бәйгесе үтте.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 24

23 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның республика күләмендәге 21 нче Коръән уку бәйгесе үтте. Чарада җөмһүриятебезнең 15 шәһәр-районыннан (Әгерҗе, Тукай, Алабуга, Әлмәт, Актаныш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Алексеевск, Балтач, Чирмешән, Чистай, Чаллы), Удмуртиянең Ижевск, Можга шәһәрләреннән яшь Коръән укучылар катнашты.

Бәйгене ачу тантанасы Коръән укудан башланды, ә аннары бәйгедә катнашучыларны мөфти урынбасары Рөстәм хәрәт Хәйруллин, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Рөстәм Рәфыйк улы җылы сәламләделәр, балаларга Аллаһы Китабын өйрәнүдә һәм Аның буенча яшәүдә уңышлар теләделәр.

Бәйге быел да иң кечкенәләрдән башланды. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә 33 малай һәм 26 кыз теркәлгән иде. Алар арасыннан Яхья Корбановка (Ижевск) һәм Тукай районынан Хәнифә Вәлиевага икешәр яшь кенә иде. Алар махсус бүләкккә лаек булды. Шуны да әйтү кирәк: соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме зурая бара. Димәк, ата-ана кечкенәдән балаларына дини тәрбия бирергә омтыла. Бу төркемдә кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Чаллы шәһәреннән Хәдичә Хаҗиева күрсәтте. Икенче бүләкле урында - Чистай шәһәреннән Виталина Антонова, өченче урында - Алабугадан Алинә Гайнетдинова.

Малайлар арасында 7 яшькә кадәрге төркемдә иң күп баллны Удмуртиянең Можга шәһәреннән 6 яшьлек Хәким Газизуллин җыйды һәм беренче призга лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Чаллыдан Омар Газжиев һәм Имрон Корбанов бүлеште.

10 яшькә кадәрге төркемдә малайлар арасында Алабугадан Йәсин Хәйдәров иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Икенче урында Ижевск шәһәреннән Ильяс Газизов, өченчедә - Түбән Камадан Йосыф Галиев. 10 яшькә кадәрге кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урын – Чаллыдан Мәрьям Хаҗиева ( Хәдичәнең апасы); II урын – Түбән Камадан Зәйнәб Хәйретдинова; III – Түбән Камадан Амалия Шәйдуллова.

Иң күп катнашучылар 13 яшькә кадәрге төркемдә булды. Биредә 35 малай һәм 36 кыз Коръәнне тәҗвид илә дөрес һәм матур мәкам белән уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Ошбу төркемдә инде шактый тәҗрибә туплаучылар чыгыш ясый һәм алар арасында тигез баллга ирешүчеләр була. 13 яшькә кадәрге малайлар арасында Түбән Камадан Әмир Мөбаракшин җиңде. Икенче, өченче урыннарны да Түбән Камадан Габделгазиз Әүхәдиев һәм Габдулла Шерматов яуладылар.

13 яшькә кадәрге кызлар арасында да иң яхшы нәтиҗәне Түбән Камадан Гайшә Хәйбрахманова ( моңа кадәр беренче призлы урыннарны абыйлары Хәлил һәм Хәмзә яулап килделәр) күрсәтте. Икенче урында - Әлмәттән Хәбибә Мөфлихунова, өченчедә - Ижевскийдан Әминә Газизова.

15 яшькә кадәрге төркем бәйгене төгәлләде. Бу төркемдә егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәне Түбән Камадан Нурулла Шерматов исәбендә булды. Калган ике призлы урыннар да Түбән Кама вәкилләрендә. Әхмәт Әүхәдиев II, Исхак Әгъләмов III булдылар.

Бу яшь төркеме кызлары арасында Әлмәттән Асия Мөфлихунова (I), Алексеевск районыннан Әминә Нуруллина (II), Чермешәннән Илүзә Мөхәммәтшина (III) җиңделәр.

Бәйгедә җәмгысе 206 яшь Коръән укучы катнашты. Бәйге зур бәйрәм төсендә үтте. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Яшь Коръән укучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе үткәрелде.

Чаллы шәһәрендә укучыларның язгы каникул чорында Коръән уку бәйгесен уздыру матур бер традициягә керде. Аны оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы Мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек Үзәге. Беренче бәйгеләрдә катнашкан балаларның балалары үсеп инде алар үзләре шушы бәйгеләрдә чыгыш ясый дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе