Өченче Коръән уку бәйгесе үткәрелде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә Казан мәчетләре каршындагы курсларда белем алучылар арасында оештырылган өченче Коръән уку бәйгесе ачылышында катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Май 26

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә Казан мәчетләре каршындагы курсларда белем алучылар арасында оештырылган өченче Коръән уку бәйгесе ачылышында катнашты. Быел бәйге Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды һәм мәркәзебезнең Сәед Галиев урамы, 6 нчы йорт адресы буенча ачылган “Регистан” ресторанында узды.

Чарада мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров катнашты.

Бәйге 4 номинациядә узды:

Коръәннең 30 нчы өлешен яттан сөйләү.

Коръәннең 29 нчы, 30 нчы өлешләрен яттан сөйләү.

Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән дөрес итеп уку.

Коръәнне тулысынча яттан белү.

Чара ахырында мөфти “Регистан” рестораны җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырды дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе