
Әлеге совет әгъзасы Максим Шевченко Президентка Ставраполье краенда соңгы елларда 7 имамның үтерелгәнлеген, аларның берсенең мөслимә кызларның мәктәптә яулыктан йөрү хокукын яклап чыкканлыгын әйтте.
Владимир Путин, үз чиратында, яулыктан йөрү мәсьәләсенең мәктәп җитәкчелеге тарафыннан хәл ителергә тиешлеген билгеләп үткән. Ул белем бирү учреждениеләренең укучылар өчен киемнең нинди булырга тиешлеген билгеләү хокукы булуын искә төшергән.
"Кием мәсьәләсе бик четерекле. Европаның күп кенә илләрендә шундый чикләүләр кертелә. Бөтен аргументларны да китереп тормыйм. Бу - гамәлдә булган законнар кысаларында хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Мәктәпләргә киемне сайлап алу хокукы бирелгән. Әгәр дә инде шәхескә карата җинаять эшләнгән икән, бу хәлләр тикшерелергә тиеш", - дигән РФ Президенты. Бу хакта islamnews.ru хәбәр итә.