РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның белдерүен шомланып кабул иттем - Татарстан мөфтие

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның Мордовия укытучыларының яулыкларына кагылышлы фикеренә карата үз мөнәсәбәтен белдерде.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 27. Фото:dumrt.ru

“Ксенофобия – хәзерге җәмгыятьнең авыруы ул. Бүгенге көндә ул безнең күпмилләтле илебез өчен бик куркыныч. Шуңа күрә мин РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның белдерүен шомланып кабул иттем. Ул Россиядә күптәннән гомер иткән мөселман халыкларының тарихи мәдәни кыйммәтләренә каршы чыгыш ясады.

Әгәр аның традицион мөселман яулыгына карата шундый мөнәсәбәте бары тик шәхси фикере генә, ә министрлыкның рәсми позициясе түгел икән, мондый белдерү – бик хәвефле. Бу фикер маргиналь көчләргә юл куя. Алар дини яктан кысу гамәлләре аша җәмгыятебездә киеренкелек китереп чыгарырга һәм күпмилләтле Россия халкының бердәмлеген таркатырга тели.

Мин бу көчләрнең Россиядә җәелеп китәргә һәм үсәргә мөмкинлеге юктыр, дип ышанам. Һәм без барыбыз да бер-беребезнең гореф-гадәтләрнен хөрмәт итәргә һәм өйрәнергә тиеш дип саныйм”, - дип язган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең аккаунтында.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе