
“Без, Чечня Республикасы парламенты депутатлары, Разан Кадыйров позициясен тулысынча хуплап, кичекмәстән Чечня Республикасында шундый закон кабул итү инициативасы белән чыгабыз. Әгәр безнең төрле милләт балалары, үзләре теләгән очракта, мәктәпләрдә хиҗап та, хач та һәм кипа да кия алачак”, - дип язган үзенең Instagram челтәрендә Магомед Даудов.
Билгеле булганча, Рамзан Кадыйров РФ Мәгариф һәм фән министры О.Васильеваның фикере белән килешмәвен белдергән иде, дип хәбәр итә Инфо-Ислам.