РФ мәгариф һәм фән министры Мордовиядәге мәктәптә яулык мәсьәләсе нисбәтеннән: “Суд карар кабул итте – хиҗапка мәктәптә урын юк!”

Бүген ТАСС мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуы вакытында РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева «БИЗНЕС Online» эшлекле газетасына Мордовия авылларының берсендә килеп чыккан хәл уңаеннан аңлатма биргән.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 24. Фото:business-gazeta.ru.

Билгеле булганча, Азюрка авылындагы мәктәптә мөслимәләргә яулык бәйләп йөрүне тыйдылар. Бу 2018 елда футбол буенча чемпионат уздыру алдыннан экстремизмны булдырмый калу максатыннан эшләнгән дип әйтелде.

“Бу инде беренче генә хәл түгел. Мондый хәл берничә ел элек Ставраполье краенда булган иде инде. Конституция суды хиҗапка мәктәптә урын юк дигән карар чыгарды. Бу аның теге яки бу милләткә кагылышлы булуы белән аңлатылды. Шуңа күрә мин әлеге мәсьәлә Конституция суды тарафыннан хәл ителде дип саныйм”. – диде О.Васильева.

Министр сүзләренчә, ихластан дин тоткан кеше атрибутикага өстенлек бирергә тиеш түгел. Бигрәк тә мәктәптә. О.Васильева шул вакытта белем бирүнең дөньяви булуын билгеләп үтте.

“Мин сезгә башкача әйтәм. Әгәр сез совет вакыты хроникаларын хәтерләсәгез, безнең Төньяк Кавказда да, Краснодар крае да, Ростов өлкәсендә дә, Россиянең башка өлкәләрендә дә хатын-кызлар, кияүгә чыккач, чәчен яшергән, яулык бәйләгән, әмма бу күренешнең дин белән бәйлелеге шулкадәр зур түгел”, - дигән О.Васильева. Бу хакта «БИЗНЕС Online» эшлекле газетасы хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе