
Мәхкәмәдә чыгышлар безне шатландырырлык түгел иде. Безгә: “Сезнең яулыгыгыз Россиянең бөтенлеген һәм иминлеген куркыныч астына куя”, - дип кычкыралар. Ә без аларга “Нур” сурәсенең 31 нче аятен китерәбез.
Судта көч структураларыннан вәкилләр бик күп иде. Безгә мәрхәмәтсез күзләрен акайталар. Намаз вакыты җиткәч, без намазга юнәлдек. Безнең өчен мәхкәмә кешеләре түгел, ә Аллаһы Сөбеханәкә Тәгаләнең кушканы газиз һәм кадерле иде.
Шул мәхкәмәдә безне бүген “Ярдәм” мәчетенә килгән Орхан Җамал һәм аның фикердәшләре яклап чыкты. Ул бүген, очрашкач, безне хәтерләвен әйтеп, тагын бер шатландырды. “Боевое наше прошлое”, - диде.
Әйе, җәмәгать, ислам динебезнең кардәшлек җепләре безгә кадерле һәм газиз. Бер-беребезнең кадерен белик. Орхан Җамалга уңышлар телик!
Әлмира Һәдия.