
Сораштыруда катнашкан кешеләрнең күпчелеге Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны яклап тавыш биргән. Билгеле булганча, ул мәктәпләрдә яулыкны тыю турында фикерен алга сөргән РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән бәхәскә кергән иде.
Шулай итеп, хиҗапны яклап чыккан Р.Кадыйровны сораштыруда катнашучыларның 82 проценты (88062 кеше) хуплаган. 17552 кеше (16 %) О.Васильева өчен тавыш биргән. Халыкның 2 проценты җавап бирергә кыенсынган.
“Сезнең мәктәптә хиҗаптан йөргән кыз күңелегезне кайтарамы?” дигән сорауга укучыларның 75 проценты “кайтармый” дигән рухта җавап биргән, 24 проценты “әйе”, дип җаваплаган, 2 проценты аптырап калган.
Өченче сораштыру мәктәпләрдә дини атрибутиканы тыю-тыймауга багышланган булган. Дини атрибутиканы тыюга 6513 кеше (80 процент) каршы чыккан. Сораштыруда катнашучыларның 19 проценты хуплаган, 1 проценты җавап бирергә кыенсынган, дип хәбәр итә islamnews.ru.