Илдар хәзрәт Баязитов - дөньякүләм экстремизм һәм исламофобия турында

Акылы булган һәр кешегә ачык билгеле: ДАИШ (Россиядә тыелган оешма) кебек оешмаларга караган экстремистларның эшчәнлек нәтиҗәсе булып дөньяда исламофобиянең үсүе тора. Ислам байрагы артына качып гамәл кылучыларның максаты – дөньяда таркаулыкның артуына ирешү. Бу очракта мөселманнар кысылуга дучар ителгән азчылыкны тәшкил итә. Шулай итеп, исламофобия һәм экстремизм кулга-кул тотынышып бара. Боларның берсе икенчесе белән тыгыз бәйләнгән, кайсысы беренчелрәк икәнлеген аңлап та булмый.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 14

Илебез мөселманнары экстремистик идеология белән актив көрәш алып бара – бик күп мөселманнарны бу идеологиядән читкә алып китәргә омтыла. Бу эштән дә дәүләт тә читтә калмый. Әмма бу күренешне җиңү өчен, мөселманнар арасында эш алып бару гына җитми, исламофобия күренешләре еш очрый торган җәмгыятебез турында да уйларга кирәк. Тормышта исламофобия белән йөзгә-йөз килгән мөселманнар радикаль экстремистларга әйләнә.

Дәүләт иң югары дәрәҗәдә, мөселман дин әһелләре, ислам белән бәйле эшләрдә актив булучылар Россия мөселманнары җәмгыятенә экстремистик идеология үтеп керү белән теләсә ни хәтле көрәшергә мөмкин. Әгәр ислам һәм мөселманнар турында тискәре фикерләр җәмәгатьчелекне исламга каршы фикерләргә этәрә икән, көрәш бушка китәргә мөмкин. Мин моның Россия күләмендә генә түгел, ә Көнчыгыш җәмгыяте өчен дә хас булуын әйтер идем. Кайсыдыр район күләмендә мәктәпләр идарә итүче түрә укытучыларга гадәти яулык бәйләүне тыя, университеттагы вахтер югары уку йортына хиҗап кигән балигъ булган студентканы кертми яки җирле түрә мәчет төзелешенә аяк чала. Алар, шулай итеп, эчтән таркатучы ялган ислам агымнары идеологлары кулына бик көчле корал тоттыра.

Чынлыкта үзләренең дин тотканлыгы аркасында, тормышта гаделсезлек белән очрашкан мөселманнар экстремистларга барып кушылсын өчен, әлләни тырышырга да кирәк түгел. Нәрсәдәндер риза булмау, аңлашылмаучанлыклар, үзенең дин тотуына карата гаделсезлектән риза булмау кайбер мөселманнарның экстремистлар сафын тулыландыруы өчен җитди сәбәп булырга мөмкин. Алар экстремистик агымнар сафына барып кушылу гына түгел, мондый төркемнәрнең идеологларына да әйләнергә мөмкин.

Секуляризм: Франция һәм Төркия үрнәге

Мин алда әйтеп киткәнчә, бу проблема Россиягә генә хас түгел, ул халыкара дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле, тамырлары тирәнгә киткән кискен мәсьәлә. Моңа ачык бер мисал – Франция. Бүгенге көндә Европадагы барлык илләр диярлек үзләрен мөселман дип йөргән кешеләр тарафыннан террористик атакага тотылды. Нәкъ менә Франция һәм гомумән француз телендә сөйләшүче Европа илләре бу проблема белән барысыннан да элек очрашты. Бүген дә терактлар бу илләргә хас. Моны, гомумән алганда, аерым сәяси культура һәм Форанциянең колониаль тарихы белән аңлатып була.

Беренчедән, Франциянең Европаныкы булмаган илләрне колонияләргә әйләндерүе Англиянекеннән нык аерылган. Французлар, инглизләрдән аермалы буларак, колонияләргә әйләндерелгән илләрдәге халыкларга телләрен, исемнәрен, сәяси культурасын һәм өлешчә динне дә тагарга тырышкан.

Французлар тарафыннан төньяк мөселман Африкасын колониягә әйләндерү белән тропик Африканы коллыкка төшерү арасында да аерма булган. Мәгъриб гарәпләре католицизм кабул итмәгән. Әмма яңа гарәп илләре элитасы французлардан сәяси культураны кабул итеп алган. Ә ул дингә карата каты мөнәсәбәттә чагылган. Нәтиҗәдә француз телен һәм мәдәниятен яхшы белгән гарәпләр Франциягә, шулай ук фанцуз телендә аралашучы башка илләргә, мәслән, Бельгиягә күчеп килгән. Чөнки алар яшәгән илләрнең икътисади торышы колонизация аркасында нык какшаган. Нәкъ менә шунда алар Франциянең дингә карата аерым сәяси культурасы белән танышкан да инде.

Бу Франциянең башка илләргә караганда әлеге проблема белән элегрәк һәм рәхимсез рәвештә очрашканлыгына тагын бер сәбәп. Эш шунда: Франциядә секуляризмның лаицизм дип аталган аерым, агрессив бер төре хөкем сөрә. Ул динне билгеле бер җирлеккә – шәхси кулланышка куып кертә, киң җәмәгатьчелектә аңа урын калмый. Әмма анда да журналлар, газеталар һәм башка пропаганда каналлары динне кысрыклый.

Франциянең өр-яңа тарихында ислам бик актив дингә әйләнә, бу чорда католик йогынты сүнә бара. Шуңа күрә исламга көчле һөҗүмнәр ясала: яулыклар тыела, мөселманнарны мәсхәрә итүче карикатуралар ясала һәм башка агрессив гамәлләр кылына. Бу гамәлләрдән иң тыныч мөселман да котырган маргиналга әйләнергә мөмкин. Франциядәге исламофобия мөселманнарның бер өлешен экстремистик радикализмга китергән дә инде.

Үз вакытында Кемал идарә иткән Төркия Франциядәге лаицизм карашларын куллана. (Билгеле булганча, Кемаль Ататөркнең Франциягә мәхәббәте зур була): мәктәпләрдә яулыкларны, армиядә намазны тыя һ.б. Нәтиҗәдә нәрсә була? Мөселманнарның зур каршылыгына китерә һәм хакимияткә урталык сәясәтен алга сөрүче исламчылар килә.

Исламга карата агрессив сәясәт һәм исламофобиянең таралуы мөселманнарның тагын да күбрәк радикальләшүенә китерә. Монда кайбер Урта Азия илләренең аяныч тәҗрибәсен искә төшерергә мөмкин. Әмма минем әйтергә теләгән төп фикерем аңлашыладыр: мөселманнарга һәм исламга карата түбәнсетүле мөнәсәбәтнең таралуы ислам артына качкан экстремизм өчен уңай мохит тудыра. Ә бу экстремистлар дөньяда мөселманнарны мөмкин кадәр күбрәк кеше күрсен өчен бик күп тырышлык куячак, сәбәп табачак. Бу аларга сафларын тулыландыру һәм сәяси очколар җыю өчен кирәк.

Мин монда алда әйткән фикеремне кабатлап, мондый рәвештәге экстремизмны җиңү өчен, мөселманнар арасында җимергеч көчне генә түгел, ә җәмгыятебездә исламоофобияне дә булдырмый калу кирәк. Ягъни экстремистлар тегермәненә мөселманнар гына түгел, ә башка диннәр яки дин тотмаучы дөньяви кешеләр дә су коймаска тиеш. Ислам динен күрә алмаучы һәм радикаль исламчы бу очракта икесе дә зарар китерә.

Бу вәзгыятьтән чыгу юлы бик катлаулы. Бу бурычны тормышка ашыру өчен, халыкның киң катламнары, төрле төркемнәре, субкультуралары, сәяси көчләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, белем бирү институтлары һ.б. белән эшләргә кирәк. Исламны күрәалмаучанлык кайбер кешеләрнең теленә һәм үз-үзләрен тотышына шулкадәр тирән үтеп керә ки, бу инде гадәти хәл дип кабул ителә башлый. Шуңа күрә бик зур һәм катлаулы аңлату эше алып бару сорала.

Тормышыбыздан кечкенә генә бер мисал

Бүген кайбер милли татар мәдәнияте эшлекләре тарафыннан татар хатын-кызлары беркайчан да яулык бәйләмәгән (бүген хиҗап диләр, ягъни гаурәтне каплый торган кием) дигән ялган фикер алга сөрелә. Бу ялган гына түгел, ә ата-бабаларыбызга яла ягу да. Бу кайбер татар мөселманнарын татар мәдәниятеннән читләштерергә дә мөмкин.

Хәзер дин тотучы мөслимәләргә аларның тормыш рәвеше татарныкы түгел дигән фикер бик тырышып сеңдерелә. Киеме дә, гореф-гадәте дә татарныкы түгел икән. Моның белән без нәрсәгә ирешәбез соң? Алар, әлеге фикергә ышанып, татарлар өчен традицион булган исламнан ерагаеп, дөреслекне Якын Көнчыгыштагы җимергеч агымнар арасында эзли башламагае. Диндәге мөслимәгә, чәчләрен күрсәтеп, калфак кидерергә ярамый бит инде! Беренчедән, элек калфакны шәһәрдәге яшәүче татарларның бер өлеше, нигездә, буржуазия вәкилләре кигән. Алар еш кына фотосурәткә дә төшкән. Бу фотосурәтләр татарлар калфактан йөргән дигән ялган фикерне китереп чыгарган да инде. Чынлыкта шәһәр татарлары арасында калфак XIX гасырның икенче яртысында гына модага керә. Ул вакытта да әле татар хатын-кызларының күпчелеге, гаурәтләрен каплап, яулык бәйләп, озын җиңле, итәкле киемнәр киеп йөргән. Алар, дини булу һәм финанс ягыннан кысынкылык сәбәпле, фотосурәтләргә сирәк төшкән. Дөреслек тә – фотолар санында түгел, ә тормыш-чынбарлыкта.

Икенчедән, мөслимәләргә ташланучы дөньяви татарлар үзләре дә көндәлек тормышта калфак кими. Татарныкы булмаган Европа киемнәренә өстенлек бирә. Ул чакта нишләп алар үзләрен башкаларны тәнкыйтьләргә хокуклы дип саный? Нәтиҗәдә без татар традицияләренә туры китереп киенмәгән дөньяви татарларның мөслимәләр татар мәдәниятеннән ерак дип сүгүенә шаһит булабыз. Бу мөслимәләрне татар мәдәниятеннән этәрү һәм аларның милли татар дөньяви җирлектә яшәүче оппонентлары икейөзләнә (мөселманнар өчен куркыныч гөнаһ) дип ышандырырга тырышу өчен яхшы алым. Ә бу инде экстремистик идеологлар өчен менә дигән аргумент. Исламофобия деструктив идеологияләр өчен менә дигән җирлек тудыра.

Тагын бер кабатлап әйтәм: төрле дәрәҗәдә аңлату эшләре алып бару зарур: районда да, өлкә дә, республикада да, төбәктә дә, федераль дәрәҗәдә дә. Шулай ук төбәкнең үзенчәлеген исәпкә алырга кирәк: Татарстанның эчкәре татар авылында бер төрле мәсьәлә борчыса (ул калфак һәм хиҗап турында бәхәс булырга мөмкин), ә Иваново шәһәрендә мәчет төзү һәм хәләл ит сатыла торган кибет ачу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булуы бар.

Мин күтәргән мәсьәлә мөселман җәмәгатьчелеген генә түгел, күпләрне күптәннән борчый. Шуңа күрә мин бу тема турында ачыктан-ачык сөйләшергә чакырам.

Илдар хәзрәт Баязитов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе