
Чөнки бу көнне Аллаһы Тәгалә бу көнне Үзенең колларына аеруча юмартлык күрсәтә. Гайшә әс-Сиддыйк (р.г.) пәйгамбәребезнең әйткән сүзләрен тапшыра:
"Аллаһы Тәгалә, Гарәфә тавына менеп, Аның әмерен үтәгән колларын тәмуг утыннан коткарачак. Бу көндә Аллаһы Тәгалә колларына - бәндәләренә якыная, хәтта фәрештәләренә:
"Мохтаҗлар бармы (ягъни коллар) алар арасында?!" - дип әйтәчәк (әлеге хәдисне Мөслим тапшыра). Рузәйн сүзләренә караганда, Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә: "И фәрештәләрем, минем аларны гафу иткәнемә шаһит булыгыз", - ди (Әл-Мүнзири, "Әт-тәргиб вә-т-тәрхиб").
Шул көнне хаҗилар, кояш баткач, Гарәфәдән китә, Тәлбияләр әйтеп, Мөздәлифәгә юнәлә. Мөздәлифәдә үтә торган вакыт - "Ләйләтүл-ид" ("Бәйрәм кичәсе"). Алар икенче көнне иртәнге намаздан соң, кояш чыгар алдыннан, Минага китә.
Зөлхиҗҗәнең унынчы көне (12 сентябрь) - "Яүмү-н нәхр" - әл Әдха бәйрәменең беренче көне (ягъни корбан бәйрәме). "Яүмү-н нәхр" вакытындагы хәрәкәтләрнең түбәндәгечә булуы хәерле санала: баштан - таш ату, аннан - корбан чалу, чәч кисү яки алу, шул көнне үтәү мөмкинлеге булса, Мәккәдә Кәгъбә тирәли әйләнү, әс-Сафә белән әл-Мәрва арасында сәгый үтәү. Бу чират бозылса да, хаҗ үтәлгән булып санала. Соңгы ике гамәл әт-тәшрикнең соңгы көненә, ягъни Зөлхиҗҗәнең 13 нче көненә күчерелергә мөмкин.
Зөлхиҗҗәнең 11, 12, 13 нче көннәре - әт-Тәшрикъ көннәре.
Изге йорт белән саубуллашыр алдыннан, хаҗ кылучы "мәсҗиде-хәрәмгә" саубуллашу тавафы өчен барырга тиеш.
"Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен кулланма"дан.