Студентлар IV Ислам теләктәшлеге уеннары спорт илчеләре белән очрашты

Очрашу Азербайҗанның телләр университетында узды. «Grassroots» программасы халык арасында спортны пропагандалау белән шөгыльләнә. Шулай ук спорт уеннарының кыйммәтен күрсәтү алымы да булып тора.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 23. Фото:info-islam.ru

“Җиңү яулагач – шатлану, җиңелгәч – кайгыру кебек сыйфатлар кешеләрне берләштерә. Аларның бер-берсенә ярдәм итүе зур кыйммәткә ия. Исламиада илчеләре булган спортчыларның мөһим миссиясе дә нәкъ менә шул кыйммәтләрне кешеләргә җиткерүдән гыйбарәт”, - диде «Grassroots» Баку 2017 программасының элемтәләр буенча менеджеры Өлвия Әкбәрова.

“Үзеңне якынрак итеп хис ит” дип аталган мондый очрашуларны илнең барлык вузларында уздыру көтелә.

IV Ислам теләктәшлеге уеннары Бакуда агымдагы елның 12 майда ачылачак. Уеннар 10 көн дәвам итә. Исламиаданың спорт программасына 20 спорт төре кертелгән. Уеннарга 3500 ләп спортчының килүе көтелә. Төрле илләрнең 49 Милли олимпия комитеты IV Ислам теләктәшлеге уеннарында катнашырга теләк белдергән, дип хәбәр итә Ислам-Инфо.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе