
Яңа документ буенча, хәзер хаҗга 40 яшьтән узган таҗикстанлылар гына бара ала.
Бу хакта Asia-Plus мәгълүмати-аналитик порталы, Дин эшләре һәм милли гореф-гадәтләрне, тантаналарны һәм йолаларны тәртипкә салу комитетының дини берләшмәләр идарәсе башлыгы Хөсәен Шокиров белән сөйләшүдән чыгып хәбәр итә.
Түрә сүзләренә караганда, мондый карар кабул ителү иң беренче чиратта Таҗикстанның өлкән яшьтәге кешеләренә хаҗга барырга мөмкинлек бирү белән бәйле.