Шиһабетдин Мәрҗанинең Иорданиядә авыз ачу белән сәхәр ашау мәсьәләләренә нисбәтле хезмәте дөнья күрде

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең биографик язмаларында искәртеп үткәнчә, әлеге хезмәт «Нәзурәтел-хак» турында хаталы фикерләр һәм бәхәсләр таралгач язылган. Монда сәхәр ашау вакытын кайчан төгәлләү, авыз ачу, ураза шартлары һәм ураза тотуга бәйле кайбер мәсьәләләр дә яктыртыла дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте. Киләчәктә әлеге китапны «Darul-kutub» электрон китапханәсендә укып булачак.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 17. Фото:dumrt.ru

Россиянең иң зур мөселман галимнәренең берсе Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) үз заманында Казанда гарәп телендә язылган «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» (Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау) дип аталган китабы Иорданиядә дөнья күргән. Татар дин галименең әлеге хезмәтен басмага профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи әзерләгән.

Иорданиянең халыкара ислам фәнни университеты профессоры, Болгар ислам академиясе мөгаллиме Абдул Разак Абдуррахман Әлсәгъди әлеге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырды

.

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең биографик язмаларында искәртеп үткәнчә, әлеге хезмәт «Нәзурәтел-хак» турында хаталы фикерләр һәм бәхәсләр таралгач язылган. Монда сәхәр ашау вакытын кайчан төгәлләү, авыз ачу, ураза шартлары һәм ураза тотуга бәйле кайбер мәсьәләләр дә яктыртыла дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте. Киләчәктә әлеге китапны «Darul-kutub» электрон китапханәсендә укып булачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе