Чистай мөселман зиратындагы борынгы кабер ташларын өйрәнү, тикшерү һәм саклау мәсьәләсе каралды

Чистай шәһәр хакимиятендә муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов катнашында имамнар җыелышы узды.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 26. Фото:http://tatfrontu.ru/

Җыелышта аксакаллар советы рәисе Фәрит Мөҗип улы Галимов, мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин, Чистай музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин, туган якны өйрәнүче Георгий Лыков катнашты.

Тикшерүгә чыгарылган төп темаларның берсе булып Чистай мөселман зиратындагы борынгы кабер ташларын өйрәнү, тикшерү һәм саклау мәсьәләсе булды.

Бу сорау буенча җаваплы итеп Малик абый сайланды. Ул ике ай дәвамында бу кабер ташлары буенча мәгълүмат җыячак, туган якны өйрәнүче Лыков белән аралашачак. Шуннан соң гына яз көне төзекләндерү эшләре башланачак.

Җыелышта шулай ук Иске Роман, Җүкәтаудагы зиратларны төзекләндерү мәсьәләсе дә каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплы затлар билгеләнде, эш планы төзелде, дип хәбәр иттеләр мөхтәсибәттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе