Әлеге җыен башланганчы, матбугат әһелләре белән аралашу вакытында ул: “Китабыбызны аңлау – безнең өчен бик мөһим. Коръәнне өйрәнергә генә түгел, аның буенча яшәргә дә кирәк”, - дип белдерде.
Камил хәзрәт хәбәр иткәнчә, татарча тәфсирләрдән Ногмани, Фәваи, Фәзкүрулбәян һ.б. тәфсирләр бар. “Берничә ел элек без гарәпчә китаплар укыганда анда бер галимнең мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин Мәрҗани тәфсиренә таянуын күрдек. Без ул нинди тәфсир икән дип гаҗәпләндек һәм бу галим белән хәбәрләштек. Ул карт бабай. Аның шәхси китапханәсендә Мәрҗани хәзрәтебезнең әтисе тарафыннан гарәп телендә эшләнгән Коръән тәфсире кулъязмасы ята. Без, иске тәфсирләргә таянып, галимнәрнең фикерләрен исәпкә алып эшләсәк, заманча, татарча тәфсир әзерләсәк, бик яхшы булыр иде”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Бохараның “Торсиния” мәдрәсәсендә белем ала, укымышлы кешеләр белән аралаша. Хафиз, Сәгъди, Нәвои, Физули кебек Көнчыгыш классикларын укый. Бохара әмире Хәйдәр ибн Мәгъсүм аны Бохарада укытучы итеп калдырырга тели, казыйлык урынын вәгъдә итә. Әмма Баһаветдин, Бохарада 12 ел дәвамында белем алып, 1814 елда туган ягына әйләнеп кайта һәм Ябынчы авылында (хәзерге Әтнә районы) белем бирә башлый.
1821 елда, үзенең элекке эшчәнлеген дәвам итү өчен хокук бирә торган рәсми указ алып, Арча районының Ташкичү авылына күчеп китә. Аның мәдрәсәсе үз вакытында Казан краенда бик данлыклы уку йорты була. Ш.Мәрҗани да башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә ала.
Баһаветдин Мәрҗани 1856 елда 72 яшендә Арча районы Ташкичү авылында вафат була. Шул авыл зиратында җирләнә.
Римма Гатина.