
Әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була.
Шиһабетдин Мәрҗани, ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлый, Ташкичү мәдрәсәсендә укыта.1838 елда Бохарага барып, төрле мәдрәсәләрдә белем ала. 1843 елда Сәмәркандта “Шердар” мәдрәсәсендә укый. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм данлыклы “Мир гарәп” мәдрәсәсендә гыйлем туплый.
1848 елда туган якларына әйләнеп кайта. 1850 елда Казанда беренче Җәмигъ мәчете имамы, 1867 елда Казан мөхтәсибе итеп билгеләнә. 1876-1884 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта Казан университетының археология, тарих, этнография җәмгыяте әгъзасы була, бу оешмада актив эшчәнлек алып бара.
Күпкырлы шәхес Ш. Мәрҗани - утыздан артык хезмәт авторы. Әлеге хезмәтләр татар халкы тарихын өйрәнүгә нигез булып тора. Ул үзенең дини һәм фәлсәфи хезмәтләрендә мәгърифәтчелек, дини-реформаторлык идеяләрен яктырта. Шиһабетдин хәзрәт гомер бакый дини, мөгаллимлек һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара.
“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында мәгълүматлар тупланган.
Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.
Чыганак: "Татар заманы"
P.S:Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан иткән иде.