Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына - Мәрҗани музее

2018 елда Татарстанда бөек татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Бәйрәм уздыру турында Указ, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланып, Татарстан Хөкүмәте рәсми интернет-порталында дөнья күрде.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 26. Фото:dumrt.ru

Указ нигезендә, Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел булу уңаеннан бәйрәм чаралары уздыру буенча оештыру комитеты төзеләчәк һәм расланачак.

Муниципаль район һәм шәһәр округы башлыкларына бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе юбилее чараларын әзерләү һәм үткәрүдә актив эшчәнлек алып барырга тәкъдим ителә.

Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чараларны оештыра башлады инде. 2017 елда беренче тапкыр Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Шулай ук "Таттелеком" Ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә Россиядә беренче булып кесә телефоны өчен махсус тариф барлыкка килде. 2018 елда нәзарәт тарафыннан бөек татар мәгърифәтчесенең хезмәтләрен бастыру, конференцияләр, Мәрҗани музеен булдыру һәм башка чаралар уздыру көтелә дип хәбәр итәләр мөфтияттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе