Арча районы зиратларындагы гарәп язулы борынгы кабер ташларына багышланган хезмәт басылып чыкты (ЭЧТӘЛЕК)

“Арча районы эпиграфик истәлекләре” дип аталган саллы фәнни хезмәт язылып, ул күптән түгел басылып чыкты. Китапта Татарстан Республикасы Арча районы территориясендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелде. Урта гасырлардан алып 1939 елга хәтле куелган гарәп язулы 1300 гә якын кабер ташы исәпкә алынды.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 30. Фото:Айдар Гайнетдинов

Халкыбыздан безгә мирас буларак гарәп язулы борынгы кабер ташлары бихисап күп сакланып калган. Алар халкыбыз тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнүдә, һичшиксез, зур роль уйный. Шуларны истә тотып, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты аларны җентекләп өйрәнү эшенә кереште.

Татарстан Республикасы Арча районында бик күп борынгы кабер ташлары сакланганга күрә, эшне шул төбәктән башлаган идек. Нәтиҗәдә, “Арча районы эпиграфик истәлекләре” дип аталган саллы фәнни хезмәт язылып, ул күптән түгел басылып чыкты.

Китапта Татарстан Республикасы Арча районы территориясендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелде. Урта гасырлардан алып 1939 елга хәтле куелган гарәп язулы 1300 гә якын кабер ташы исәпкә алынды. Шулай ук кайбер кабер ияләре хакында кыскача мәгълүмат бирелде һәм фәнгә билгеле булган шәҗәрәләре күрсәтелде.

Арча районында җирләнгән атаклы шәхесләр, изгеләр, дин әһелләре, мөгаллимнәр, иганәчеләр һ.б. кабер ташларын табуга ирештек. Мисал өчен, Ш. Мәрҗанинең газиз ата-анасы, әби-бабасы, башка туганнары истәлегенә куелган ташбилгеләр ачыкланды һәм әлеге хезмәттә, фәндә беренче мәртәбә буларак, текстларының тулы укылышы тәкъдим ителде.

Хезмәт (Гайнетдинов А.М. Арча районы эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2016. – 460 б.) татар төбәк тарихын, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, аспирантларга, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә, дип хәбәр итә әлеге китап авторы, тарихчы Айдар Гайнетдинов.

ЭЧТӘЛЕК:



Кереш .......................................................................................................................... 3

1. Айван авылы зираты .............................................................................................. 8

2. Акчишмә авылы зираты ......................................................................................... 8

3. Апаз авылы зираты .............................................................................................. 10

4. Арча шәһәре зираты ............................................................................................ 13

5. Ашабаш авылы зираты ........................................................................................ 13

6. Ашытбаш авылы зираты ...................................................................................... 14

7. Әрнәш авылы зираты ........................................................................................... 16

8. Байкал авылы зираты ........................................................................................... 19

9. Гөберчәк авылы зираты ....................................................................................... 31

10. Зирекле авылы зираты ......................................................................................... 32

11. Зур Бирәзә авылы зираты ..................................................................................... 34

12. Иске Ашыт авылы зиратлары ............................................................................... 36

13. Иске Җөлби авылы зираты ................................................................................... 74

14. Иске Иябаш авылы зираты ................................................................................... 77

15. Иске Йорт авылы зираты ..................................................................................... 78

16. Иске Кенәр авылы зираты .................................................................................... 80

17. Иске Кишет авылы зираты ................................................................................... 90

18. Иске Кырлай авылы зираты ................................................................................. 95

19. Иске Масра авылы зиратлары .............................................................................. 98

20. Иске Төрнәле авылы зираты............................................................................... 100

21. Ишнарат авылы зираты ...................................................................................... 101

22. Казаклар авылы зиратлары................................................................................. 102

23. Казанбаш авылы зираты..................................................................................... 103

24. Казиле авылы зиратлары .................................................................................... 104

25. Каратай авылы зираты ....................................................................................... 105

26. Кәче авылы зиратлары ....................................................................................... 106

27. Кече Әтнә авылы зираты.................................................................................... 110

28. Кишмәт авылы .................................................................................................. 111

29. Колачы авылы зираты ........................................................................................ 111

30. Корайван авылы зираты ..................................................................................... 112

31. Курса-Почмак авылы зираты.............................................................................. 113

32. Кушлавыч авылы зираты ................................................................................... 113

33. Күкчә Бирәзә авылы зираты ............................................................................... 115

34. Күлтәс авылы зираты ......................................................................................... 117

35. Күпербаш авылы зираты .................................................................................... 119

36. Кызылъяр авылы зираты .................................................................................... 120

37. Кысна авылы зираты.......................................................................................... 140

38. Кышкар авылы зиратлары .................................................................................. 146

39. Мәмсә авылы зираты ......................................................................................... 156

40. Мирҗәм авылы зираты ...................................................................................... 168

41. Мөндеш авылы зираты ...................................................................................... 169

42. Мөрәле авылы зираты ........................................................................................ 172

43. Наласа авылы зиратлары.................................................................................... 172

44. Носы авылы зираты ........................................................................................... 176

45. Орнашбаш авылы зираты ................................................................................... 178

46. Өтнә авылы зираты ............................................................................................ 189

47. Өчиле авылы зираты .......................................................................................... 190

48. Печмәнтау авылы зираты ................................................................................... 190

49. Сарай-Чокырча авылы зираты ............................................................................ 197

50. Сәрдәбаш авылы зираты .................................................................................... 198

51. Сеҗе авылы зиратлары ...................................................................................... 199

52. Сикертән авылы зираты ..................................................................................... 201

53. Симетбаш авылы зираты.................................................................................... 201

54. Сөрде авылы зираты .......................................................................................... 205

55. Субаш Аты авылы зираты .................................................................................. 211

56. Татар Кадрәге авылы зираты .............................................................................. 212

57. Ташкич авылы зираты........................................................................................ 213

58. Ташкичү авылы зираты ...................................................................................... 215

59. Түбән Аты авылы зираты ................................................................................... 227

60. Түбән Мәтәскә авылы зираты............................................................................. 231

61. Түбән Оры авылы зиратлары.............................................................................. 234

62. Түбән Пошалым авылы зираты .......................................................................... 282

63. Урта Аты авылы зираты..................................................................................... 283

64. Урта Бирәзә авылы зираты ................................................................................. 287

65. Урта Курса авылы зираты .................................................................................. 289

66. Урта Пошалым авылы зираты ............................................................................ 293

67. Урта Сәрдә авылы зиратлары ............................................................................. 296

68. Утар Аты авылы зираты..................................................................................... 299

69. Үгез-Елга авылы зиратлары ............................................................................... 301

70. Хәсәншәех авылы зиратлары.............................................................................. 306

71. Чиканас авылы зираты ....................................................................................... 307

72. Чөмә Елга авылы зираты.................................................................................... 308

73. Шәми авылы зираты .......................................................................................... 308

74. Шекә авылы зираты ........................................................................................... 308

75. Штерә авылы зираты ......................................................................................... 314

76. Шура авылы зираты........................................................................................... 315

77. Шурабаш авылы зираты..................................................................................... 316

78. Шушмабаш авылы зираты ................................................................................. 321

79. Югары Аты авылы зиратлары ............................................................................ 329

80. Югары Әзәк авылы зираты................................................................................. 331

81. Югары Бирәзә авылы зираты ............................................................................. 332

82. Югары Мәтәскә авылы зираты ........................................................................... 333

83. Югары Оры авылы зираты ................................................................................. 333

84. Югары Пошалым авылы зираты ......................................................................... 351

85. Яңа Ашыт авылы зираты.................................................................................... 351

86. Яңа Әтнә авылы зираты ..................................................................................... 354

87. Яңавыл авылы зираты ........................................................................................ 356

88. Яңа Иябаш авылы зираты .................................................................................. 356

89. Яңа Кенәр авылы зиратлары............................................................................... 365

90. Яңа Кишет авылы зираты................................................................................... 416

91. Яңа Кырлай авылы зираты ................................................................................. 437

92. Яңа Мәңгәр авылы зираты ................................................................................. 444

93. Яңасала авылы зираты ....................................................................................... 446

94. Яңа Сәрдә авылы зираты.................................................................................... 446

Кулланылган әдәбият ............................................................................................... 451

Билгеле булганча, 2016 елның ноябрь башында "Ярдәм" мәчетендә рухи остазларны искә алуга багышланган җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Безгә галимнәребезнең, татар дин әһелләренең каберлекләрен карарга кирәк. Кайберләре бик начар хәлдә. Кайберләре хакында мәгълүматыбыз да юк. Авыллардан да мөхтәсибәтләр белән бергә мәгълүматлар җыярга кирәк. Олуг остазларыбызның хезмәтләрен өйрәнү, аларның каберлекләрен белү, тәртиптә тоту барыбызны да уртак бурычыбыз", - дип белдергән иде. Әлеге йөкләмәнең үтәлүенә мисал итеп ушы көннәрдә мөфтият сайтында Чистай мөселман зиратындагы борынгы кабер ташларын өйрәнү, тикшерү һәм саклау мәсьәләсе каралуы турында хәбәр урнаштырылды.

Бу нисбәттән караганда, Айдар Гайнетдиновның “Арча районы эпиграфик истәлекләре” дип аталган саллы фәнни хезмәте арчаларның бу өлкәдәге эшен күпкә җиңеләйткәндер дип уйларга кирәк.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе