
РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр иткәнчә, мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Зәйд бин Сабит” дип аталган Коръән укучылар үзәге шәкерте Россиядән килгән өч кешедән берүзе финалга узган. Әминә Дмитренко “Хифз” (Коръәнне яттан сөйләү) номинациясендә катнашкан.
Финал өлешендә жюри әгъзалары кызларга 5-6 сорау бирәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 19 ноябрьгә билгеле булачак.
2015 елда Әминә Иорданиядә узган халыкара бәйгедә катнашкан булган. Моңа кадәр ул Саратовта хатын-кызлар арасында узган “Живая традиция” дигән I Төбәкара бәйгедә беренче урын яулаган иде, дип хәбәр итә islamnews.ru.