
Актив иҗтимагый эшчәнлек өчен бүләк Саратов өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында тапшырылган. Хәдичә ханым үзе хәбәр иткәнчә, бу шәхси бүләк түгел, ә бөтен хатын-кызлар коллективының күпьеллык эшчәнлеген бәяләп бирелгән.
Билгеле булганча, Саратов мөслимәләренең “Чишмә” иҗтимагый оешмасы Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килә. Әлеге оешманың актив мөслимәләре хәйрия акцияләре, балалар белән чаралар уздыра, рухи агарту эшен алып бара.
Өлкәннәр көненә алар, “Саратовтагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда булып, өлкәннәрнең хәлен белгән, бәйрәм белән котлаган. Мөслимәләр алга таба да өлкәннәр белән очрашып торырга һәм аралашырга ниятли. “Бу яшьтә иң мөһиме – игътибар һәм аралашу. Ә без моны аларга бирергә тырышачакбыз!” – дигән ул үзенең аккаунтында.