Актанышта Җәмигъ мәчетендә “Ничек яшисең, мөслимә?” кичәсе узды

Бүген – 6 октябрь көнне район Җәмигъ мәчетендә Актаныш районы мөслимәләр берлеге каршында эшләүче мөгаллимәләрне өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан хөрмәтләү – “Ничек яшисең, мөслимә?” кичәсе узды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 06. Фото: Ләйсән Тимерова

Район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, өлкәннәребезгә мөрәҗәгать итеп, мөгаллимлек эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде, һиҗри яңа 1438 нче ел, мөхәррәм ае, өлкәннәр көне белән котлады. 10 октябрьдә булачак Гашура кичәсе, аңа бәйле риваятьләр белән таныштырды.

Хәерле, игелекле гомер, дин юлында хезмәттә булып, укытып, башкаларны да үз үрнәкләрендә тәрбияләүдә уңышлар теләде. Дин юлындагы, мөгаллимлек эшчәнлегендәге лаеклы хезмәтләрен бәяләп, өлкәннәребез – Мәсәдедән Флүрә Басыйровага, Актаныштан Рәйсәлә Шәвәлиевага, Рима Имамовага, балаларга дин нигезләрен өйрәтүче Дилбәр Гәрәевага, дини кичәләрне оештырып алып баручы Сумия Гарифуллинага Актаныш мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мөслимәләребез, иң элек, хаҗияләребез хаҗ сәфәреннән алып кайткан зәм-зәм суыннан авыз итте. Габдулла хәзрәт Мансуровның нәселеннән җиде кеше хаҗ кылды быел. Мәрхүмнең тормыш иптәше Рәфыйка апа, олы кызы Раушания Насыйбуллина сәфәр вакытындагы истәлекләрен яңарттылар, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге яңалыклар, яңа үзгәрешләр белән таныштырдылар.

Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова 2016-2017 уку елына куелган таләпләр, эшләнәсе эшләр белән таныштырды. 28-29 сентябрьдә Казан шәһәрендә булып узган Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумында күтәрелгән мәсьәләләр, мөгаллимлек өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Остазларыбыз мәчетләрдә белем бирәләр, әхлак тәрбиясенең нигезләрен аңлаталар, үзләре дә һәр яктан райондашларыбызга үрнәк булып торалар. Җаваплылык та, йөз аклыгы да.

1 октябрьдән мәчетләребездә дини укулар башланып китте. Уку барышында төрле кичәләр, бәйгеләр үткәрү дә планлаштырылган. Атаклы дин галиме Әхмәтһади Максуди тарафыннан язылган “Гыйбадәте исламия” китабы буенча 2 ноябрь көнне балалар арасында бәйге үтәчәк. 29 декабрьдә Коръән укучылар бәйгесе ике номинациядә – китаптан карап һәм яттан уку буенча үтәчәк.

Ләйсән Тимерова. Актаныш.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе