Мәскәүдәге гарәп һәм төрки телләрдәге уникаль кулъязмалар күргәзмәсендә 729 елгы “Тәфсир әл-Коръән әл-вәҗиз” шәрехләмәсен күрергә мөмкин

18 октябрьдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете күргәзмәләр залында “Мәскәү мөселман җәмгыяте рухи мирасы: имам Агиевлар” дип аталган экспозиция ачыла. Экспозицияне РФ мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 17. Фото: miradio.ru

Күргәзмәдә зур кыйммәткә ия гарәп һәм төрки телләрдәге кулъязмалар белән танышырга мөмкин булачак. Бу кулъязмалар Агиевлар гаиләсенә карый. Алар XIX гасыр дәвамында- XX гасыр башында Мәскәү мөселманнарының әйдәп баручылары булган.

Күргәзмәдәге иң борынгы кулъязма 729 елга карый. Ул – “Тәфсир әл-Коръән әл-вәҗиз” дигән шәрехләмә. Бу хакта Miradio.ru хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе