РИИда Коръән-хафизларның җитәкчесе алышынганлыгын белгәч, бик пошындык - Ә.Һәдия

Җөмһүриятебездә динебезнең торымышыбызга кайта башлаганнан бирле безнең 1995 елда оешкан “Мөслимә” оешмасы алгы сафларда булды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен халыкка кайтару дисеңме, РИУны булдыру һәм аны саклауда көрәшү диикме? Боларда укучы шәкертләрнең бәхет юлына басуларына без бик сөендек. РИУның уңышлары безнең күз уңында булды. Анда Коръән-хафизлар үсүе безне аеруча дулкынландырды, өметкә ышаныч-сөенеч булып өстәлде. Ибраһим хәзрәт Сабировның җитәкче булуы йөрәгебезгә май булып ятты.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 19. Фото: kazankiu.ru

Безнең оешма балалаларны тәрбияләүгә үз өлешен кертергә тырыша. Без әдәпле булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” дигән бәйгенең егерменчесенә әзерләнәбез. Анда 4-18 яшьлек ир һәм кыз балалар катнаша. Соңгы елларда ул Бөтенрусия бәйгесенә әверелде. Идел буе җөмһүриятләреннән дә балалар килә.

Ул чараны үткәрү Аллаһның рәхмәте белән – минем бәхетем бит ул. Аны киң колачлы итеп үткәрүдә Коръән-хафизлар һәм аларның җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировның өлеше зур. Киләчәктә дә без аны чакырабыз дип өметләнәбез. Әмма шушы көннәрдә РИИда Коръән-хафизларның җитәкчесе алышынганлыгын белгәч, бик пошындык. Аның урыны бушап калмаган, билгеле. Аны Русия күләмендә Коръән-хафизлар җитәкчесе иткәннәр. Димәк, аның Казаннан китү куркынычы юк, дип кем әйтә ала?

Аннары РИИда Коръән –хафизәләр укытуга да кырын карый башлаганнар. Анда байтак кына татар кызлары укый иде. Бу уку елында уку туктатылган. Ректорга мөрәҗәгать итәргә уйлаганнар, әмма аларны кертмәгәннәр. Нәрсә бу, җәмәгать? Яшь кызларыбыз әни булачак, алар сабыйларын бишектән үк әдәп-әхлаклы, акыл ияләре итеп тәрбиялиячәкләр бит. Мәгърифәтлелекне буу түгелме бу? РИИда кызларга урын да юк икән дигән сылтау дәлил була аламы?

Бу мәсьәләләргә Татарстан мөфтие дә, башка белгечләр дә күз йомарга тиешме? Дин юлына аркылы төшү түгелме соң бу? Алгарышка аяк чалудадыр да, бәлки? Без шулай уйлыйбыз. Өмет утыбызны сүндермик. Форсаттан файдаланып, динебезнең дөньяны колачлавын, динара, милләтара дуслыгыбызны ныгытыйк дигән изге сүзләр белән сүземне тәмамлыйм.

Әлмира Һәдия, “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе