Мәрҗани мәчетендә татар мәдәнияте һәм Ислам дине музее ачылачак

“Мәрҗани мәчете Казанның туризм үзәкләренең берсенә әйләнде. Без Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристларга татар халкының тарихи әсбапларын бүгенге көндә дә саклануын күрсәтәсебез килә”, - диде Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 03. Фото:http://tatar-inform.tatar

Казанның Мәрҗани мәчетендә татар мәдәниятенә һәм Ислам диненә кагылышлы музей эшли башлаячак.

“Без җомга вәгазьләрендә халыктан музей экспонаты булырдай иске, үзләренә кирәкмәгән әсбаплар сорый башладык. Беренче экспонатларны китерүчеләр дә табылды. Кеше нигездә комганнар, дини китаплар китерә, - дип сөйләде Мәрҗани мәчетенең имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов. - Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!” дигән әйтем бар. Татар чиккән сөлгеләр, өстәл япмаларын еш кулланган. Шәлләрне дә инде авыл җирлегендә генә кулланалар. Без татар халкының һәм динебезнең башлангыч чорын чагылдырган музей ачарга телибез”.

Татар халкының мәдәниятен, динен чагылдырудан тыш музей ачуның тагын бер отышлы ягы – туристларны җәлеп итү.

“Мәрҗани мәчете Казанның туризм үзәкләренең берсенә әйләнде. Без Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристларга татар халкының тарихи әсбапларын бүгенге көндә дә саклануын күрсәтәсебез килә”, - диде хәзрәт.

Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов сүзләренчә, музейның ачылыш тантанасы әлегә билгеле түгел: “Музейга экспонатлар җыя башладык, әмма аның әле ачылу көне билгеле түгел. Музей турында әле күбесе белеп бетерми, шуңа әйберләр аз килә. Безнең кече музей бар, әмма яңасын мәчет янындагы башка бер бинада ачарга теләгән идек. Башка бинада булгач, әйберләр күбрәк кирәк, шуңа без ачылыш тантанасын бераз кичектереп торырга уйладык”, - диде ул.Бу хакта Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе