
Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кереш сүзе белән ачыла. Камил хәзрәт ислам динендә гыйлемгә шактый мөһим урын бирелүен билгеләп үтә һәм гыйбадәткә, ахирәткә әзерләнергә чакыра торган белемгә өнди. “Татарстан Республика мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән әлеге китап милләттәшләребезгә ислам динен өйрәнүдә ярдәмлек булыр, дип ышанабыз”, - дип билгелә үтә Камил хәзрәт.
Китап гакыйдә, фикъһ (ислам хокукы), ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән тора. Әлеге хезмәт ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрнең гозерләрен исәпкә алып, ислам тәгълиматы нигезләрен гади һәм аңлаешлы итеп ирештерүне максат итеп куя. Әсбапның гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбенә туры килгән, Әл-Матуриди юнәлешенә муафыйк рәвештә яктыртыла, дип хәбәр итәләр мөфтиятнең матбугат хезмәтеннән.