Әкмәлетдин Ихсаноглу Татарстан мөфтиятенә килде

Бүген Диния нәзарәтенә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге генераль секретаре, Төркиянең Бөек милли җыелыш депутаты, доктор Әкмәлетдин Ихсаноглу килде. Хөрмәтле кунак белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 28. Фото:dumrt.ru

Ике як үзара хезмәттәшлек итү юлларын барлады һәм Диния нәзарәте күптән түгел нәшер иткән яңа Коръән хакында фикер алышты. Сөйләшү барышында мөфти хәзрәтләре Әкмәлетдин Ихсаноглуның Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда керткән өлешен билгеләп үтте.

Мәгълүм булганча, ул күптән түгел Мәскәүдә рус телендә нәшер ителгән «Исламофобия: от конфронтации к сотрудничеству: предстоящие задачи» китабын тәкъдим итте. Әлеге басманы рус теленә әзерләүдә “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме катнашты.

Сәфәре кысаларында Әкмәлетдин Ихсаноглу Россия ислам институтына да барырга планлаштыра.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе