Рамазанда рухи көч туплап, аны ел буена саклыйк

Рамазан өченме яки Аллаһы Тәгалә өченме? Бу һәм башка сораулар туганчы, хәзердән үк үзебезгә үзебез хисап кыла башлыйк.

БӘЙЛЕ
2026 Янв 23

Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде.

Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм хак Илчесе, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз ирешсә иде.

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабәсе, гадел хаким Гомәр радыяллаһу ганһе безгә бик үтемле бер хакыйкатьне әйтеп калдырган: «Сиңа хисап кылганчы, үз-үзеңә хисап кыл.

Синең гамәлләреңне үлчәгәнче, үзең гамәлләреңне үлчәп кара».

Бу сүзләр күңелебезгә бер чәнечке кебектер, чөнки кешегә башка кешене анализларга, тикшерергә җиңел булса да, үзүзенә карата гадәттә ул андый ук таләпчән була алмый. Кешедән гаеп тапсак та, үзебезгә карата аклану эзлибез шул. Ни кызганыч... Хәзрәти Гомәр радыяллаһу ганһенең сүзләрендә зур хикмәт вә гыйбрәт ята. Үлем килеп, Раббыбыз каршына басканчы, син гамәлләреңә хуҗа кебек: кирәк булса, тәүбә кыла аласың, кирәк булса, өстәмә изгелекләр кыла аласың. 

Әмма Кыямәт көнендә алар сиңа хуҗа. Авыр Кыямәт көненнән курыксаң, бу дөньяның җиңеллегеннән файдаланып кал: үз-үзеңә хисап кыл да, үзеңне яхшы якка үзгәртә башла.

«Кем үзгәрергә тиеш?» – дип сорау бирүче булса, ул – син! Ул – мин! Ул – һәр мөэмин. Рамазан ае – моны гамәлгә ашыру өчен иң кулай вакыт. Нигә? Чөнки Рамазан – үзгәрү ае.

Ул айда шайтаннар чылбырланып (чылбыр белән богауланып) куелган була, җәһәннәм ишекләре ябыла, рәхмәт ишекләре ачыла. Күңел явызлыктан сафлана, изге гамәлләр кылу җиңелрәк бирелә. Ә хисап кылу – бу үзгәрешнең иң төп адымыдыр. Ул адымнан кала икенче адым кылып булмаячак. Кеше үзгәрергә теләсә, ул үзенең бүгенге, хәзерге халәтен белергә тиеш. Эшмәкәрлек яки ябыгу белән чагыштырып карыйк.

Мәсәлән, кеше: «Мин 1 миллион сум керем телим», – дип әйтә. «Ә бүгенге көндә керемең күпме соң?» – дип сорау биргәч, ул белмим дип җавап бирсә, без ул кешене акылсыз дип әйтер идек. Ә бәлки аның кереме 2 миллиондыр инде. Сәер булыр иде, шулай бит.

Яки ябыгучы кеше: «Минем 60 килограмм каласым килә», – дип ябыга башлый. Ул үзенең авырлыгының күпме икәнен белмичә яки тикшереп тормыйча, теләгән нәтиҗәсенә ирешә аламы? Шулай итеп, без үзгәрергә телибез, хисап кылырга җыендык.

Үзебезгә түбәндәге сорауларны бирик:

1. Минем Аллаһы Тәгалә белән элемтәм нинди?

2. Намазларым вакытында укыламы?

3. Зикер-тәсбихләрем җитәме?

4. Коръән белән мөнәсәбәтем нинди?

5. Кешеләр белән мөнәсәбәтем нинди?

6. Әти-әниемә хөрмәтем, кардәшләремә ярдәмем тияме, күршеләрем белән мөнәсәбәтем нинди?

7. Үзем белән мөнәсәбәтем ничек? Мин нәфесем колымы әллә нәфесем минем колыммы?

8. Вакытымны файдалы эшләргә багышлыймынмы? Һәм башка шуңа охшаш сораулар. Җәмәгать, мондый сорауларны бик күп итеп язып була. Бер атнадан Рамазан ае җитәчәк, шуңа күрә бер дәфтәр алыгыз да, үзегезгә җитди мөнәсәбәттә булып, шунда шушындый сораулар язып чыгыгыз. Алар 10 да, 40 та була ала. Иң мөһиме, уйлап языгыз. Шуннан бер ай дәвамында, аларга карый-карый, гамәлләрегезне дөресли башлагыз.

Бу сүзләрем сезгә генә түгел, үземә дә кагыла. Шуңа, бергәләп төзәлик! Рамазан ае узгач, һәр сорау буенча үзебезгә хисап кылыйк! Һәм Рамазан ае үтеп, бер-ике ай узгач, кабат бу исемлеккә әйләнеп кайтыйк: Рамазан аенда төзәтелгән гамәлләрнең кайсылары кире әйләнеп кайткан да, хәзер кабат безнең белән?

1. Әгәр дә үзгәрешләр Рамазан аенда гына булса, ул вакытта мин нинди файда алам? Мине Рамазаннан соң да сакларлык яңа гадәтләр калдымы? 2. Минем үзгәрүем ни белән бәйле иде? Үзгәрүем Аллаһы ризалыгы өченме?

3. Минем киләсе адымым нинди булачак? Дин баскычтан күтәрелүгә охшаган. Рамазан – беренче баскыч. Аннан соң икенче, өченче баскычка менәргә тырышаммы мин? Мәсәлән, Рамазанда Коръән уку, нәфел намазлар кылу гадәте арта. Ә Рамазаннан соң алар сакланамы, нәфел уразалар тотыламы? Шулай итеп, безнең алда бер ай. Нишлибез, җәмәгать? Һәр кич йоклар алдыннан бер минут вакыт табып, көнне тикшерәбез: «Бүген Аллаһы ризалыгы өчен нәрсә кылдым? Нинди хаталар кылдым? Иртәгә аларны ничек төзәтермен?»

Бу кечкенә генә булып күренгән гамәл бездә зур үзгәрешләр булдырырга сәләтле. Әгәр бу эшкә сәләтле булмасак, димәк, Раббыбыздан ярдәм сорап, мөрәҗәгать итик: «Ий Аллаһым! Безне үзебезгә хисап сорарлык кешеләрдән кыл. Үзебезне төзәтергә һәм Сиңа чын  мөэмин-мөселманнардан булып кайтырга ярдәм ит.

Безне Син риза булган гамәлләр кылучы мөэминнәрдән кыл. Безне үзебезнең нәфесебезгә калдырма. Ярдәмең белән яхшы якка, хәерле якка үзгәрә алсак иде.

Әмин!» Бүгенге көндә мотивация дигән сүз популяр. Икенче төрле безне канатландыра торган сүзләр, вакыйгалар дип әйтергә була. Без дә, Рамазанның никадәр бүләкләр белән килгәнен аңласак, хәдисләрдә әйтелгәнчә, ел буе Рамазан булсын дип теләр идек. Ягъни, әгәр кеше аны чын аңлау белән аңласа, ул аны шулай булуын теләр дә иде, әмма бу күпләребезгә бирелмәгән... Рамазан – ул рухи көч туплау вакыты, ә елның калган өлеше – шушы җыелган көчне куллану чоры.

Рамазанда җыелачак гадәтләр бихисап: – начар гадәтләрдән ерак булдык; – телебезне тыйдык; – низаглардан ерак тордык; – гел сабыр булдык; – садакалар бирдек; – өстәмә намазлар укыдык; – кешеләргә күбрәк ярдәм иттек; – Коръән укыдык һ. б. Болар барысы да – безнең моңа хәлебез җиткәнен күрсәткән дәлил.

Димәк, бер ай булдыра алдык икән, бераз булса да дәвам итү дә көчебездән килә. Рамазаннан соң шушы гамәлләрне үзебезнең гадәтебезгә кертә башлыйк.

Аз-азлап, бер гамәл, бер гамәл итеп булса да. Кечкенә адымнар озаграк саклана. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә кечкенә, әмма даими гамәлләр турында әйтеп калдырган. Ни өчен үзеңне хисап кылып, тикшереп тору мөһим? 1. Гамәлләрне ни сәбәпле кылуыңны (мотивларыңны) һәм хисләреңне яхшырак аңлый башлар өчен. Үз-үзеңне анализлау кешегә нәрсәдән ачу барлыкка килүен, нәрсәнең шатлык китерүен аңларга ярдәм итә. Бу гамәлләрне аңлырак рәвештә башкарырга мөмкинлек бирә.

 Шәхси үсешне тизләтә. Кеше, үзенең көчле һәм зәгыйфь якларын аңлагач, максат куеп, үзен төзәтә, яңа файдалы гадәтләр булдыра ала. 3. Карарларны уйлап, аңлап кабул итәргә ярдәм итә. Күп вакыт без эшләрне, гыйбадәтләрне автоматик рәвештә кылабыз. Бу көндәлек тормышка гына түгел, намазларыбызга да кагыла ала.

Онытмыйк, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Рамазан аена ирешеп тә, аннан гөнаһлары ярлыканмыйча чыккан кешегә кайгы булсын», – дип әйткән.

Рамазан безгә никадәр көчле була алуыбызны, тырышсак, иренмәсәк, нинди ихлас була алачагыбызны күрсәтә. Без ай буе уразада, тәравихларда булачакбыз. Республика күләмендә бар мәчетләр тулып торачак. Ә аннан соң? Аннан соң мәчетләр кабаттан ятим калачакмы? Без, кими-кими, шул гадәттәге җәмәгатькә әйләнеп кайтачакбызмы? Алайса, син ни өчен үзгәрдең? Рамазан өченме яки Аллаһы Тәгалә өченме? Бу һәм башка сораулар туганчы, хәзердән үк үзебезгә үзебез хисап кыла башлыйк.

Ә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәмче булсын!

Әмин. 

Йә Раббым! Җөмһүриятебез өчен иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык һәм киләчәктә дә рәисебез Рөстәм Нургали улының саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән хезмәт итүен, халкыбызның бәрәкәттә, җитеш, мул тормышта, бәхетле булып яшәүләрен, туган телебез, милләтебез өчен үсеш, камилләшү һәм аның киләчәк буыннарга кадерле ядкәр итеп тапшырылуын, милләтебезнең озын гомерле, имин булуын насыйп ит!

 

Шамил хәзрәт Әхмәтгалиев, Арча районы Хәсәншәех авылы мәчетенең имам-хатыйбы

 

, ...


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе