Рамазан – Коръән иңгән ай

Әгууҙү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһиррахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббил-гааләмиин. Әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн.

БӘЙЛЕ
2026 Янв 23

Барча мактау, хәмед-сәналәребез бар галәмнәрне юктан бар кылып, безне тәрбияләп торучы Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә булсын! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә – күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифләребез, аның сәхабәләренә, табигыйннарга, тәбге-табигыйннарга сәламнәребез ирешсә иде! Рамазан аеның башка айларга карата өстенлеге Коръәнгә бәйле. Бу мөбарәк айда кешелек дөньясына галәмнәрнең Раббысы Аллаһы Тәгаләнең ахыргы мөрәҗәгате – Коръәни Кәрим – иңгән. Аллаһы Тәгалә «әл-Бәкара» сүрәсенең 185 нче аятендә әйтә: هَد ٰى ُ ْ ِّ َن ال ات م ٍ َِّن َي َ ب ِّ َّلن ِ اس و دى ل ً ه ن ُ ْ�آ ُ قر ُْ ِ ال ِيه أ ِنز َل ف ِي � ذ َّ َ َض َ ان ال َم ر ُ ْشَ هر ْ َق ِ انۚ فر ُْ َ ال و «Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән…» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:185 Мөбарәк Рамазан аеның Кадер кичәсендә Коръәни Кәрим ЛәүхелМәхфүздән тулы килеш беренче кат күккә иңдерелгән. Аллаһы Раббыбыз «әл-Кадр» сүрәсенең 1 нче аятендә болай дип әйтә: 52 Вәгазьләр َْق ْدِر ﴿١﴾ ِ ال َْلة َي ِي ل ُ ف َناه ْ أ َنزل ا � َّ إِن � «Һичшиксез, Без аны [мәңгелек могҗиза булган Коръәни Кәримне] Кадер кичәсендә [Ләүхел-Мәхфүздән тулы килеш беренче кат күккә] иңдердек». «Әл-Кадр / Кадер киче», 97:1 «Әд-Духан» сүрәсенең 3 нче аятендә болай дип әйтелә: ِ ِر َ ين ﴿٣﴾ ُنذ نا م َُّ ا ك َّ إِن � ۚ ٍ َ َكة َار ب ُّ م ٍ َْلة َي ِي ل ُ ف َناه ْ أ َنزل ا � َّ إِن � «Без аны мөбарәк бер кичәдә иңдердек. Һичшиксез, Без – [колларыбызны алларындагы хәвефләрдән] кисәтүчеләрбез». «Әд-Духан / Төтен», 44:3 23 ел дәвамында Коръәни Кәрим беренче кат күктән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Җәбраил фәрештә аркылы өлешләп-өлешләп тапшырылып барган. Аллаһы Раббыбыз «әл-Исра» сүрәсенең 106 нчы аятендә әйтә: يلا ﴿١٠٦﴾ ً ُ َت ِنز َناه ْ زل ََّ َ ن ث و ٍ ُ ْك ٰ م لن ِ اس َعَلى ُ َعَلى ا َّ ه أ � َ َتْقر ِ ُ ل ْقَناه َ ًا َفر ْ�آن ر ُ َ ق و «Без, син Коръәнне кешеләргә ашыкмыйча укысын өчен, бүлгәләдек һәм аны өлешләп иңдердек». «Әл-Исра / Төнге күчеш», 17:106 Шулай ук Коръәни Кәримнең иң беренче аятьләре мөбарәк Рамазан аенда иңгән дип риваять ителә. Бу айда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Җәбраил фәрештә белән Коръәнне тулысынча укып (кабатлап) чыга торган булган. Ураза аенда Аллаһы Тәгалә кылган һәр изге гамәл өчен 700 һәм аннан да артык әҗер-савап вәгъдә итә. Димәк, һәр укылган хәрефнең әҗере бу мөбарәк айда 700 гә хәтле арттырыла. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә 53 Шура № 51 сәлләм болай дип әйткән: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһыга бер нәфел гамәл эшләп якынайса – калган айларда фарыз гамәлне кылган кебек, ә бер фарыз гамәл кылган кеше 700 фарыз гамәл кылган кебек булыр». Гади көннәрдә Коръәни Кәримнең укылган бер хәрефе өчен 10 әҗерсавап бирелә. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Кем Аллаһының Китабыннан бер хәреф укыса, аңа бер изгелек язылыр. Ә бу изгелек тагы ун тапкырга арттырылыр. Мин «Әлиф, ләм, мим» бер хәреф дип әйтмим, әмма «әлиф» – ул бер хәреф, «ләм» – ул бер хәреф, «мим» – ул бер хәреф»1 . Кыямәт көнне ураза һәм Коръән үз әһелләренә шәфәгатьче булыр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән адәм баласын яклаучы булырлар. Ураза һәм Коръән, һәрберсе: «Мин бәндәгә шәфәгать кылам», – дип, үзара бәхәсләшерләр. Ураза: «Әй Раббым! Бу бәндәңне көндезләрен ризыктан вә шәһвәттән тыйдым. Миңа аның өчен шәфәгать кылырга рөхсәт ит», – дияр. Коръән: «Әй Раббым! Бу бәндәңне төннәрен йокыдан тыйдым. Миңа аның өчен шәфәгать кылырга рөхсәт ит», – дияр. Шулвакытта ураза вә Коръән ул бәндәгә шәфәгать кылырлар». Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янә: «Коръәнне укыгыз, чөнки ул укучыларына Кыямәт көнендә шәфәгатьче булыр», – дигән2 . Коръән укучы Кыямәт көнендә Кирамән Кәтибин (намуслы гамәлләр теркәүче фәрештәләр) белән бергә була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кыямәт көнендә Коръәнне оста укучы намуслы гамәлләр теркәүче фәрештәләр белән булыр. Ә кем Коръәнне тотлыгып, авырлык белән укыса, аңа ике әҗер булыр»3 . Коръән укучының күңеле тынычланыр, һәм аны рәхмәт каплар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә ссәләм: «Әгәр бер төркем кеше, 1 Имам әт-Тирмизи. 2 Имам Мөслим. 3 Имам Мөслим. 54 Вәгазьләр Аллаһының йортына җыелып, Аның Китабын укыса һәм өйрәнсә, аларга тынычлык иңәр, аларны рәхмәт каплар, фәрештәләр аларны чолгап алыр, һәм Аллаһы аларны Үзе янындагыларга мактап искә алыр», – дип әйткән1 . Коръәнне күбрәк ятлаган саен, адәм баласы оҗмахта тагын да югарырак дәрәҗәләргә күтәреләчәк. Бу кешегә болай дип әйтелер: «Фани дөньяда Коръәнне ничек укыган булсаң, ахирәт тормышында да шулай ук укы». Һәм ул һәр укыган аять белән оҗмахта югарырак дәрәҗәләргә күтәрелер. Коръән әһелләре Коръәннән күңел һәм тән шифасы алалар. Аллаһы Тәгалә әйтте: ا َّ إِل ِ ِم َ ين � لظال َّ يد ا ُ َ ِز َا ي َ ل و ۙ ِ َ ين ِن مْؤم ُ ْ ل ِّ ة ل ٌ َ ْح َم َر و ٌ َ ِشَفاء هو َا ُ ْ�آِن م قر ُْ ِ َن ال ُل م ز ِّ َُن َ ن و ًا ﴿٨٢﴾ َخ َسار «Без мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган Коръәнне иңдерәбез. Әмма ул [Коръәни Кәримне инкяр итүдә үҗәтлек күрсәткән] залимнәргә зарардан башка берни дә арттырмый». «Әл-Исра / Төнге күчеш», 17:82 Хөрмәтле дин кардәшләрем, кайбер кешеләр: «Коръәнне өйрәнүе авыр, олыгайдым, хәтерем юк, эшләргә кирәк», – диләр. Һаман да үзен аклый торган сәбәп эзлиләр. Әмма эшләүче мөселманнар арасында да Коръән укучылар бик күп, алар вакыт юк дип зарланмый. Мәдрәсәләрдә кичке бүлектә, мәчетләр каршындагы курсларда укыган олы абыйларның, апаларның оста итеп Коръән укыганын ишетергә була, алар хәтер юк дип зарланмый. Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнүче һәм башкаларга өйрәтүче»2 . Көн дәвамында Коръәнгә аерым вакыт билгеләп кую безнең үзебездән тора. Коръән – ул Аллаһының сүзләре, безгә бөтен галәмнәрнең Раббысы 1 Имам Мөслим. 2 Имам әл-Бохари. 55 Шура № 51 мөрәҗәгать итә: «Ий иман китергән бәндәләр!», «Ий кешеләр», – ди. Ничек инде бу очракта жавап бирмәскә?! Коръәнне уку – ул Аллаһыга, Аның чакыруына җавап бирү, сөйләшү. Коръәни Кәримнең аерым сүрәләрен уку һәм ятлау фазыйләтләре хакында да хәдисләр бик күп. Мәсәлән, гадәттә җомга көнендә укыла торган «әл-Кәһф» сүрәсенең фазыйләтләре турында хәдисләрдә болай дип әйтелә: «Кем дә кем «әл-Кәһф» сүрәсен җомга көнне укыса, ул ике җомга арасында аны нур белән яктыртыр»1 . Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем дә кем «әл-Кәһф» сүрәсенең беренче ун аятен ятласа, Дәҗҗал фетнәсеннән сакланыр»2 . Икенче бер хәдистә болай диелгән: «Кем дә кем «әл-Кәһф» сүрәсенең ахыргы ун аятен укыса, Дәҗҗалдан сакланыр»3 . Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем «әл-Бәкара» сүрәсен еш укып торса, Кыямәт көнендә бу сүрә ул кеше өчен болыт кебек булыр һәм гөнаһларыннан шәфәгать кылыр». Икенче бер хәдистә болай дип әйтелә: «Кем бу дөньяда бик еш «әл-Бәкара» һәм «Әли Гыймран» сүрәләрен укыса, алар ике болыт шикелле килер. Бу ике болытның араларында нур булыр һәм укыган кешегә шәфәгать кылырлар». Коръән укуның төп максатын онытмыйк – ул аның мәгънәләренә карап фикерләү, Коръән белән гамәл кылу. Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Раббыбыз һәрберебезгә дә Коръән әһелләреннән булырга насыйп итсен, Коръәнне безнең өчен җитәкче, нур, һидаять, рәхмәт итеп кылсын. Әмин. * * * Фузайл бине Гыяз: «Әгәр дә минем кабул була торган бер догам барлыгын белсәм, мин аны җитәкче өчен кылыр идем», – дип әйткән. Йә Раббым! 1 Имам әл-Хәким. 2 Имам Мөслим. 3 Имам Мөслим. 56 Вәгазьләр Җөмһүриятебез өчен иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык һәм киләчәктә дә рәисебез Рөстәм Нургали улының саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән хезмәт итүен, халкыбызның бәрәкәттә, җитеш, мул тормышта, бәхетле булып яшәүләрен, туган телебез, милләтебез өчен үсеш, камилләшү һәм аның киләчәк буыннарга кадерле ядкәр итеп тапшырылуын, милләтебезнең озын гомерле, имин булуын насыйп ит!

Нурислам хәзрәт Кучкаров, Казанның «Ярдәм» мәчетенең икенче имамы


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе