Яхшы ир һәм хатын сорау догасы

Бөтен Россия күләмендә игълан ителгән Гаилә елы дәвам итә. Шушы ярты елдан артык вакыт эчендә генә дә инде меңләгән яшьләр кавышып, гаиләләр

БӘЙЛЕ
2010 Сен 28

Бөтен Россия күләмендә игълан ителгән Гаилә елы дәвам итә. Шушы ярты елдан артык вакыт эчендә генә дә инде меңләгән яшьләр кавышып, гаиләләр корылгандыр. Андыйлар өчен сөенергә генә кала. Ә үзләренең ярларын таба алмыйча йөрүчеләргә без берничә дога өйрәтергә булдык. Алдагысы яхшы ир найсып булсынга укыла торган дога.

Бер-берсен яратучы, кайгыртучы, ярдәмләшүче ир белән хатын-кызның ихласлык һәм сабырлыкка нигезләнгән үзара тормыш итүе гаилә дип атала. Уңышлы гаиләдә - җанга тынычлык, йөрәккә ял. Ләкин гаилә учагы җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазифаларын үтәргә тиеш. Психологлар раславынча, гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кыздан тора. Тик дин белгечләре фикеренчә, тормыш итәр өчен ирне сайлау – тагын да әһәмиятлерәк гамәл. Бу фикер белән остазыбыз, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров та килешә.

Тормыш итәр өчен хатын сайлау – бер әһәмият булса, ирне сайлау тагын да мөһимрәк. Чөнки Пәйгамбәребез дә с.г.в. “Нинди ирең – шундый синең җәннәтең”, - дип әйтеп калдырган. Риваятьләрдә дә “Җәннәттә никахлашкан ирең белән булырсың”, - диелгән сүзләр бар. Кызларга ирне шуны күздә тотып сайларга киңәш итәр идем.

Тормыш иптәше сайлау хакында күп хәдисләр бар – һәммәсендә дә төп фикер – ирне тәкъвалыгына карап сайлыйлар. Чөнки Аллаһтан курыкса, гаилә башлыгы саналган ир-ат үзенә йөкләнгән барлык вазифаларны да намуслы башкарачак. Ә моңа исә гаиләнең матди хәлен генә түгел, рухи сәламәтлеген тәэмин итү дә керә.

Яхшы ирне гомерлеккә юлдаш итеп сайлау өч кешедә тора: беренчедән, кыз үзе сораса, икенчедән, әти-әнисенә йөкләнә. Ата-ана кызларыннан алдан ук бу хакта кайгыртып куярга тиеш. Кияүгә чыгарга ниятләгән кызның гаиләсендә яхшы тормыш иптәше насыйп булсынга Ходайдан ярдәм сорап дога белән ялваралар. Ул мәшһүр дога күпләргә таныш һәм болай яңгырый: Раббана әтинә фиддунья хәсәнәтәү вә фил ахирати хәсәнәтәү вә кыйннә газәбәннәр. Кайсебер риваятьләрдә дин белгечләре әлеге Коръән аятьләрен өйләнү аятьләре дип атый. Ни өчен? Чөнки мәгънәсен карап китсәк, әлеге доганың беренче өлешендә “Әй, Раббым! Бу дөньяда миңа барча изгелекләреңне бир!” дигән сүзләр бар икәнне күрербез. Ә дөньяда иң зур изгелек – ул яхшы хатын, яхшы ир. Шуңа күрә хатын-кызлар бу доганы ешрак укысалар яхшы булыр иде, чөнки дөньядагы бәхетләре, әлбәттә, шул ирләрендә. Ә инде доганың икенче өлеше – кыямәт көнендә дә миңа изгелек бир ягъни шул ирем белән бергә җәннәттә дә булырга насыйп ит дигәнне аңлата. Әлеге доганың бер юнәлеше менә шул. Аны никах алдыннан уку – бик саваплы эш.

Әлеге доганы кызлары булган һәр ата-ана да кылса яхшы, чөнки Гайшә анабыз р.г. әйткәнчә, никах – ул кызыңны коллыкка тапшыру. Алай гына да түгел, киләчәктә кәләшнең туганнары белән элемтәне тоту - шулай ук ирдән торачак.

Әйе, Аллаһ ир-атны туйдыручы, киендерүче һәм яшәү урыны хәзерләүче булганга күрә хатыны өстеннән хуҗа итте. Бу хакта изге Коръәндә, Хатыннар сүрәсенең 34нче аятендә язылган. Тик хәдистә әйтелгәнчә, әгәр хуҗа буларак ир кеше булдыра алып та, үзенең вазифаларын үтәмәсә - Аллаһ каршында җавап бирәчәк.

Гаилә кору – сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәте. Һәрбарчабызга да бу савапка ирешергә һәм бәхетле гаилә тормышы корырга насыйп итсен.

Яхшы хатын сорау догасы

Тугры хатын – дөнья һәм ахирәт нигъмәте. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның с.г.в. “Ир-атка бәхетле булу өчен өч нәрсә кирәк: яхшы йорт, яхшы ат һәм яхшы хатын”, - дигән хәдисе дә бар. Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез “Яхшы хатын – иманның яртысы”, - дип әйткән. Әйе, дөнья ул казна, шул казнаның хәзинәсе – хатын-кыз. Гаилә учагы җылы һәм уңайлы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Ир-ат үз бурычларын, хатын-кыз да үз вазифаларын үтәргә тиеш. Нинди хатын исламда хәерле дип санала дигән сорауга “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров җавап бирә.

- Тугры хатынга карасаң, иренең күңеле сөенер, күзләре ял итәр, хатынына әмер бирсә – ул буйсыныр, ә инде ире сәфәргә китсә – хатыны үзен һәм иренең мөлкәтен саклар. Барлык хатын-кызлар да менә шушы шартларга буйсынса, ирләрен бик бәхетле итәр иде. Тик кызганыч, бүгенге көндә күпчелек хатын-кызлар үзләренең гүзәл зат икәнлеген онытып, чамасыннан артык дөнья куа, карьера ясый. Шуның нәтиҗәсендә аның гаиләсенә вакыты аз кала һәм гаилә арбасының бер тәгәрмәче тәгәрәми.

Дин белгечләре фикеренчә, тәкъва мөслимәләр ирләренең сүзләреннән чыкмаска тиеш. Бу фикерне раслаучы хәдис тә бар. “Нинди генә мөслимә хатын вафат булып, ире аннан разый калса, ул хатын җәннәтле булыр”, - дигән Мөхәммәд с.г.в.

- Ислам дине мөселман кешесен һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә таянырга өйрәтә. Менә бу очракта да мөэмин ир-егетләр Ходайдан хәерле тормыш иптәше сорап, дога кыла. Яхшы хатын насыйп булсын өчен дин белгечләре Изге Китабыбыз Коръәни Кәримдәге Касас сурәсенең, яки аны Нур дип тә әйтәләр, 24нче аятен укырга киңәш итә. Ул шулай укыла: Рабби инни лимә әңзәлтә иләйә мин хайирин фәкыйрь. Үз вакытында әлеге доганы Муса галәйһиссәләм дә кылган булган. Аның тәрҗемәсе “Йа, Раббым, Син иңдергән нигъмәтләр каршында мин бер фәкыйрь хәлендә. Мин Синең ярдәмеңә мохтаҗ”.

Намаз укый белүчеләргә остазыбыз бу максаттан истихара намазы укуны да киңәш итә. Ул, гадәттә, ике рәкагать сөннәт намазы кебек укыла. Аны тәмамлагач, гарәпчә, яисә үз телеңдә ихластан дога кылырга кирәк. Шундый очракта киң мәрхәмәт Иясе булучы Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас.

Тик ни гаҗәп?! Кайбер ирләргә уңган, акыллы, сабыр хатын насыйп булып та, аның кадерен белмәүчеләр очрый. Хөрмәтле мөселман кардәшләр, Аллаһының биргән нигъмәтен саклагыз һәм хатыннарыгызның кадерен белегез диясе килә. Пәйгамбәребез дә бит с.г.в. “Сезнең иң яхшыгыз – хатынына карата иң күркәм мөгамәләдә булучыгыз”, - дип әйтеп калдырган. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. “Һәрвакыт хатын-кызларга карата яхшы булыгыз. Дөреслектә, хатын-кыз кабыргадан яратылды, ә кабырга исә кәкре. Аның белән ләззәтләнәсең килсә, кәкрелегенә карамыйча гына ләззәтлән. Турайтырга уйласаң, сындырырсың. Сындыру – аның белән аерылудыр”, - дигән сүзләрен һәр гаиләдә кагыйдәгә алсалар иде. Хикмәт иясе – Пәйгамбәребез с.г.в. гади генә мисал белән хатын-кызның үзенчәлекле табигатен аңлатып биргән. Чыннан да, йөрәгенә Аллаһының илчесе биргән нәсыйхәтләрне урнаштырган ир, хатынының күп кенә вак-төяк кимчелекләрен күрми, нәтиҗәдә, гаиләдә иминлек һәм тынычлык таралып, тавыш һәм бәхәсләр кими.

Бүгенге сүзне тәмамлап, яхшы хатын эзләп йөрүчеләр колагына киңәш итеп тагын бер хәдисне әйтәсе килә. Безгә үрнәк булучы сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. “Хатын-кызны сайлаган вакытта 4 нәрсәгә карап сайлыйлар: байлыгына, матурлыгына, дәрәҗәсенә һәм диненә күрә. Гомерлеккә хатын сайлаганда дүртенчесенә карап сайлагыз, ягъни тәкъва мөслимәне эзләгез. Андый очракта сез гаиләдә тынычлык табарсыз!”, - дигән. Ходай Тәгалә һәммәбезгә дә гаилә бәхете, тыныч һәм шатлыклы гомер насыйп итсен дигән теләктә киләсе атнага кадәр саубуллашабыз. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.

Әдилә ГАЙНЕТДИНОВА

"Кәеф Ничек"? газетасы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе