Шәгъбан аеның 14 нче һәм 15 нче көннәре арасындагы кичә елның иң изге кичәләренең берсе булып санала. Ул кичә гарәпчә «ЛәйләтүлБәраәт» (Җәһәннәм утыннан азат булу кичәсе) дип атала. Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре турында күп хәдисләрдә әйтелгән. Шул кичәдә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте тарала, догалар кабул була, гөнаһлар гафу ителә. Гайшә анабыз радыяллаһу ганһәдән риваять ителә: «Бервакыт Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм төнге (тәһәҗҗүд) намазын укыды һәм бик озак вакыт сәҗдәдә булды. Мин хәтта ул үлмәдеме икән дип курыктым. Яткан җиремнән торып, аның баш бармагын кузгаттым (аның исән булуына инаныр өчен). Пәйгамбәрнең бармагы кузгалды, һәм мин яткан җиремә кайттым. Аннары аның сәҗдәдә кылган догасын ишеттем: «Мин Синең җәзаңнан мәгъфирәтеңә сыгынам. Синең ризасызлыгыңнан ризалыгыңа сыгынам. Мин Синең Бөек икәнлегеңне беләм, әмма Сиңа тулысынча шөкрана кыла алмыйм. Синнән ярлыкау сорыйм һәм үземә Синнән сыгыну урыны эзлим». Аннары ул сәҗдәдән башын күтәрде һәм намазын тәмамлады. Ул миңа мөрәҗәгать итте: «Гайшә, әллә Пәйгамбәр сиңа хыянәт итте дип уйладыңмы?» Мин аңа: «Юк, Аллаһының Илчесе, мин синең җаныңны бу дөньядан алганнар ахры дип курыктым, чөнки сәҗдәң бик озак булды бит», – дидем. Ул миннән: «Бу кичнең нинди икәнлеген беләсеңме?» – 30 Вәгазьләр дип сорады. Мин: «Аллаһы һәм Аның Илчесе моны яхшырак белә», – дидем. Ул миңа болай җавап кайтарды: «Бу шәгъбан аеның яртысы. Һәрнәрсәгә Кодрәт иясе Аллаһы бу кичне Үзенең колларына карады һәм ярлыкау сораучыларны кичерде, аларга Үзенең нигъмәтен ике тапкыр арттырып бирде, әмма мөселманнарга карата начар уйлы булучыларны, үзләренең шул уйларыннан кире кайтканга кадәр, кичерми торды»1 . Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә шәгъбан аеның уртасындагы төнне Кәлб кавеме сарыкларының йон төкләре саныннан да күбрәк кешеләрне гафу итә»2 . Икенче бер хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичтә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәтен таратыр һәм: «Тәүбә итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булучы булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» – дип әйтер»3 . Имам әс-Сүбки (Аллаһы аңа Үз рәхмәтен ирештерсә иде) үзенең тәфсирендә болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә җомга көнне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерә, Бәраәт кичәсендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла. Кадер кичәсендә исә Хак Тәгалә мөэмин бәндәләренең гомер буе кылган гөнаһларын кәффарәт кылып җибәрә». Имам әш-Шәфигый (Аллаһы аңа Үз рәхмәтен ирештерсә иде) «әлҮмм» дип аталаган китабында әйткән: «Биш кичәдә догалар аеруча кабул була: җомга алдыннан булган кичтә, ике гает алдыннан булган кичәләрдә, раҗәб аеның беренче кичәсендә һәм шәгъбан аеның уртасында булган кичәдә». 1 Имам Бәйһакый. 2 Имам әт-Тирмизи. 3 Имам әт-Тирмизи, Ибне Мәҗә. 31 Шура № 51 Мөхтәрәм мөселманнар! Бәраәт кичәсенең кадерен белик. Шул кичәдә ихлас күңелдән нәфел (өстәмә) намазларын укыйк, тәүбә, догалар кылыйк, Аллаһы Раббыбызга тәүбә белән мөрәҗәгать итик. Аллаһы Тәгалә «әт-Тәхрим» сүрәсенең 8 нче аятендә мөэминнәргә болай дип мөрәҗәгать итә: وحا ً ص ُ َّ ة ن ً َ ِ َتْوب ه َّ َى الل إِل وا � ُ وب ُ نوا ت َُ ِ َ ين �آم ذ َّ َُّها ال ي أ َا � ي «Ий иман китерүчеләр! Аллаһыга ихлас бер тәүбә белән тәүбә итегез». «Әт-Тәхрим / Тыю», 66:8 Тәүбәнең файдасы турында Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер мөбарәк хәдисендә болай дип әйтте: «Һәрвакыт үзенең гөнаһлары өчен Аллаһыдан ярлыкау сораган кешегә Аллаһы Тәгалә теләсә кайсы чарасыз хәлләрдән юл күрсәтер, авырлык килгәндә, җиңеллек бирер һәм көтмәгән җирдән ризык бирер»1 . Әгәр кеше кылган гөнаһлары өчен тәүбә итсә, һәм шул гөнаһларга кайтмаска катгый рәвештә ният кылса, Аллаһы Тәгалә шушы гөнаһларны савапка әйләндерергә вәгъдә бирә: ات ٍ ِ ِه ْم َح َسَن َِّئات َ ي ه س َُّ ُل الل د ِّ َ ب ُ ِ َك ي ئ ٰ َ ول أ حا َف ً ِ لا َصال ً َ َعِمَل َعَم َ َن و َ �آم َن َت َ اب و ا م َّ إِل � يما ﴿٧٠﴾ ً ر ِح ًا َّ فور ُ ه َغ َُّ َ َك َ ان الل و ۗ «Тик [көферлектән] тәүбә иткән, иман китергән һәм изге гамәл кылган кешеләр булмаса гына! Аларның [тәүбәләре сәбәпле сөртелгән] начарлыкларын Аллаһы күркәм нәрсәләр белән алмаштырачак. Аллаһы Гафу итүче, Рәхимле». «Әл-Фүркан / Аеручы», 25:70 1 Имам Ибне Мәҗә. 32 Вәгазьләр Бервакыт Хәсән әл-Басри (Аллаһы аны Үз рәхмәтеннән аермаса иде) дигән галимгә зарланулар белән дүрт кеше килгән. Берсе – корылыкка, икенчесе – фәкыйрьлеккә, өченчесе – иген (ашлык) уңмавына һәм дүртенчесе балалары булмавына зарланган. Хәсән әл-Басри аларны тыңлагач, барысына да тәүбә кылырга киңәш иткән. Дүртесе дә гаҗәпләнеп: «Хөрмәтле остаз, безнең кайгылар төрле, ләкин сез һәрберебезгә бер үк җавап бирдегез. Моның хикмәте нәрсәдән гыйбарәт?» – дип сораганнар. Хәсән әл-Басри аларга Коръәндәге аятьләр белән җавап биргән: ْ ُكم َ َعَلي لس َماء ْ ِس ِل ا َّ ر ُ ًا ﴿١٠﴾ ي فار َّ ه َك َ ان َغ َُّ إِن َّ ُك ْم � َب وا ر ُ ِر ت ا ْسَت ْغف ُ ْ قل ُ َف َّ ُك ْم َل ل َ ْجع َ ي ات و ٍ ن َّ َّ ُك ْم َج َل ل َ ْجع َ ي ِ َ ين و َن َ ب ل و ٍ َ ا ِأ ْمو م ب ُ دْدك ُ ْمِ َ ي ًا ﴿١١﴾ و َار ِّ ْدر م ًا ﴿١٢﴾ َْهار ن أ � «Мин әйттем: «Раббыгыздан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче. [Истигъфар кылыгыз, җитмеш ел дәвам иткән корылык һәм кытлыктан соң Раббыгыз] Күкне өстегезгә [чиләктән койган кебек] мул яуган бер хәлдә җибәрер. Маллар һәм ир балалар белән сезгә ярдәм итәр [һәм киң мөмкинлекләр бирер], сезнең [файдалануыгыз] өчен бакчалар үстерер һәм сезнең өчен [ургылып аккан] елгалар булдырыр». «Нух», 71:10–12 Аллаһы Тәгалә барыбызга да изге Бәраәт кичәсендә гыйбадәт кылып, бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсә иде. Әмин. * * * Фузайл бине Гыяз: «Әгәр дә минем кабул була торган бер догам барлыгын белсәм, мин аны җитәкче өчен кылыр идем», – дип әйткән. Йә Раббым! Җөмһүриятебез өчен иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык һәм киләчәктә 33 Шура № 51 дә рәисебез Рөстәм Нургали улының саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән хезмәт итүен, халкыбызның бәрәкәттә, җитеш, мул тормышта, бәхетле булып яшәүләрен, туган телебез, милләтебез өчен үсеш, камилләшү һәм аның киләчәк буыннарга кадерле ядкәр итеп тапшырылуын, милләтебезнең озын гомерле, имин булуын насыйп ит! Нияз хәзрәт Сабиров, Казанның «Апанай» мәчете имам-хатыйбы

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан – Коръән иңгән ай
Рамазанда рухи көч туплап, аны ел буена саклыйк