Татарстанда хәйрия хәрәкәте үзенең чикләрен киңәйтә бара. Изге гамәлгә багышланган чаралар күбәя, масштаблар үзгәрә, яңа мәйданнар ачыла. Мондый проектларга балаларның, яшьләрнең тартылуы аеруча сөенечле күренеш.
21 майда "Туган авылым" күңел ачу комплексында Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей укучылары, укытучылары, ата-аналары "Бәхет өләшик" хәйрия ярминкәсе оештыра. Шәһәркүләм масштаблы чараның максаты - әлеге мәктәптә укучы Зарипов Камаль Ирек улына ярдәм итү.
Бер ел элек Камаль белән булган вакыйга бөтен Республиканы тетрәндерде. Башкаладагы сәүдә үзәгендә өстенә стеллаж авып, 10 яшьлек Камаль авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Ике ай реанимациядә ятканнан соң, бала аңына килә. Хәзер Камаль ярдәмгә мохтаҗ. Аңа яңадан ашарга, хәрәкәтләнергә, сөйләшергә, йөрергә өйрәнү өчен махсус тернәкләнү курслары узарга кирәк. Камальгә булышу максатыннан оештырылган ярминкәдә сатылган кул эшләреннән кергән сумма аны дәвалауга тотылачак.
"Бәхет өләшик" ярминкәсенең рәсми ачылышына Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов, эшкуар, "Эшмәкәрләр фабрикасы" проектын эшләүче Айдар Нәфис улы Булатов һ.б көтелә.
Чараның көн тәртибе:
10:00 – ачылыш тантанасы
10:30-20:00 - ярминкә мәйданнары эшли башлый. Биредә кул эшләрен сату, төрле мастер-касслар, балалар өчен аерым зур мәйдан, егетләргә махсус зона (тир, роботлар көрәштерү, виртуаль чынбарлык күзлекләрен кию мөмкинлеге) каралган.
14:00 - 16:30 - лекторий. Төрле өлкә белгечләре (педагогика, мотивация, үз-үзеңне үстерү, әйләнә-тирә мохитне саклау һ.б.) тәҗрибә уртаклаша.
17:00 – 19:00 – Татар эстрадасы йолдызлары концерты. Чарада Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рамил Закиров, "Ямьле" төркеме, Илназ Гарипов, Илназ Сафиуллин, Лилия Хәйруллина, Мөнир Рахмаев һ.б чыгыш ясый.
Бу хакта Казанның 149 нчы лицей директоры Фирдәүз Вафина хәбәр итә.