
Шуннан бирле аның гәүдәсе сүтеп җыйган кебек: аяклары “тыңламый” – елдан-ел хәле начарлана бара. Көннәр матур торганда, Гөлсинә апа авыр гына атлап подъезд төбендәге урындыкка чыгып утыра.
Гөлсинә апа белән сөйләшүдән шул аңлашыла: үзе анда-монда бара алмагач, аңа азак-төлекне социаль тәэминат бүлегендә эшләүче бер ханым алып килә икән, фатирда да ул җыештырына, ди.
Хәле бик шәптән булмаса да, Гөлсинә апа үз-үзен бик карап тора. Чәчләрен бөдрәләтеп һәм буятып кайту җаен таба. Алдан ук машина белешеп, күршеләре белән сөйләшеп куя.
Күршебез бик авырдан сөйләшә, кайбер сүзләрен аңлап та булмый. Әмма һәрвакыт күтәренке кәефтә, ачык йөзле булыр. “Ания сеңлем, хәлләрең ничек? Сәламәтлекләр әйбәтме?” – дип сорап, синең дә кәефеңне күтәреп җибәрер, гаиләбездәге һәр кешегә сәламен дә юллар.
Кибеткә барганда, мин аның гел подъезд төбендәге утыргычта утырганын күрәм. “Гөлсинә апа, сезгә кибеттән нәрсә алып кайтыйм?” – дип сорамыйча узып китмим. Барган саен диярлек ул 5 литрлы эчә торган су алып кайтуымны сорый. Миңа нәрсә: алам да кайтам. Әмма, суны күтәреп, фатирына менгән саен аптырап төшәм. Аптырамаслык та түгел: 5 литрлы су баллоннары белән аның ярты кухнясы тулган була. Бер кырыклап шешә бардыр. Үземнекен дә шулар янына куям да “Гөлсинә апага ярдәм иттем, ахрысы” дигән уй белән кире төшәм.
Ярты кухняны тутырып торган су баллоннары озак кына күз алдымнан китмәде. Күңелне нәрсәдер тырнап торды шунда, аңламассың... Мин ул турыда бик уйларга да тырышмасам да, вакыт-вакыт искә төшеп куя иде. Сөекле Пәйгамбәребезнең "Сезгә Аллаһның ярдәме мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аша килер” дигән хәдисен эчемнән генә кабатлап йөрдем
Ә кичә... кичә мин хакыйкатьне ачтым. Шулай итеп Гөлсинә апа кышны каршы алырга әзерләнә икән бит! Кыш көне бит ул өеннән чыкмый, таеп егылып, аяк-кулларын сындырудан курка.
Өстемнән тау төште, диярсең...
Ания Әхмәдиева.