“Истанбулда, ким дигәндә, 5000 кешенең яшәр җире юк. Ун меңләп сирияле урамда яши. Мин аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Әмма минем көчем генә җитеп бетми”, - дигән М.Кәраман. Аның хатыны да бу эшләрдән читтә калмый: мохтаҗлар өчен кием-салым җыя. Йорт кирәк-ярагын сирияле гаиләләргә бирә, вакытлыча торып торыр өчен торак табарга булыша, дип хәбәр итә www.islam.ru.