- Хәйдәр Хәйруллович, әлеге килешүне төзү идеясе ничек туды?
- Без моңарчы да килешүләр төзедек. Шундый йөзгә якын килешүебез бар. Әмма хәйрия фонды белән килешүләр төзегәнебез булмады. “Ярдәм” милли хәйрия фонды җитәкчелеге хезмәттәшлек төзү тәкъдиме белән чыккач, без рәхәтләнеп риза булдык.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе Татарстанда гына түгел, Россия һәм БДБ илләрендә көчле ассоциацияләрдән санала. Вәкиллекләре Европаның барлык илләрендә диярлек, хәтта Америкада да бар.
Хәзерге вакытта Ассоциациядә 200 дән артык компания әгъза булып тора, партнерларыбызның саны 3 меңнән артып китә. Компанияләр Казан һәм Татарстанда гына түгел, Карачаево-Черкесиядә, Свердловск өлкәсендә, Краснодар краенда, Мәскәүдә эшлиләр.
- Фонд белән алып барасы ниндидер уртак чаралар билгелеме инде?
- Әле билгеле түгел. Хәйрия чаралары кайбер вакытта уйламаган җирдән көтмәгәндә дә килеп чыга бит. Без болай да балалар йортларына, инвалидлар янына да бара, ярдәм итә идек инде. Хәзер тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә ниятлибез.
- Хәйдәр әфәнде, сез хәйрия эше дигәндә, нәрсәне күз алдында тотасыз?
- Кагыйдә буларак, акча эшли торган кешеләр, рухи яктан бай икән, аларның эшләре гөрләп бара. Димәк, аларга Аллаһы Тәгалә аларга этәргеч бирә. Бу эшкуарлар үзләре эшләп тапкан акчаның бер өлешен чын күңеленнән хәйрия эшләренә бирә. Әгәр кеше рухи һәм мәдәни яктан кеше үсми башласа, аның бизнесы да туктап кала.
- Менә зәкәт тә бар бит. Бер ел кулланылмый яткан акчаның кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирү...
- Мәсәлән, эшмәкәр кеременең 10 процентын мохтаҗларга бирә, ди. Бүген акча эшли алмый торган кешеләр бар. Ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар, балалар йортлары, хастаханәләр бар. Алар күп, әмма аларга булышырга кирәк.
Эшлекле төшке аштан – Килешүгә
Килешү төзелгәнче, Фонд чакыруы буенча эшлекле төшке аш узды. Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе мондый төшке ашларны 6 ел дәвамында оештыра. Һәр чәршәмбе көнне ассоциация әгъзалары – эшмәкәрләр төрле урыннарда төшке ашка җыела. Төшке аш вакытында эшкуарлар хәйрия эшчәнлеге фикер алышты.
Хәйдәр Хәлиуллин, Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе президенты:
- Без бүген гадәти булмаган төшке ашта. Монда элек тә булганыбыз, чаралар уздырганыбыз бар иде. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә инвалидларга, күрмәүчеләргә, ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләргә ярдәм күрсәтәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич, монда килеп: “Бу искиткеч урын”, - дип китте.
Килешү төзү һәм хәйрия эшләрен бергә нәтиҗәле итеп алып баруга ассоциациянең бик күп әгъзалары уңай карый. Кайберәүләр үз предприятиеләрендә хәйрия чараларын күптәннзән уздырып килә. Тамчыдан күл җыела, бер сум гына бирсәк тә, ул үз нәтиҗәсен күрсәтәчәк.
“Ярдәм” милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев:
- Эшкуарларның хәйрия мәсьәләләренә зур игътибар бирүе шатландыра. Моңа бик аз кешеләр генә сәләтле. Әгәр кеше хәйрия эше белән шөгыльләнә икән, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә. Алар җәмгыять алдында зур җаваплылык тоя. Бергәләп эшләгәндә, без конкрет нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Моңа безнең килешүебез нигез булыр, җимешләрен бирер.
Рухи яктан баю һәм ярдәм күрсәтү бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән
Айрат Гимадетдинов, “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры:
- Сез бүген күргән мәчет, тернәкләндерү үзәге – үзенә күрә бер билге. Бик күпләр бу зур эшләрнең шәһәр читендәге Левченко бистәсендәге кечкенә һәм иске генә мәчеттә башланганлыгын белмидер дә әле. Мәчет имамы Илдар Баязитов Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм Илһам Исмәгыйлев белән берлектә җиң сызганып эшкә тотынды. Үз янына тугры ярдәмчеләрен җыйды. Һәм ихлас күңелдән игелек эшли башлады. Ул чакта чәчкән орлыкларның җимешләрен сез менә бүген күрәсез. Яңа мәчет, без утыра торган урын – фикерләүче, уйлаучы кешеләр өчен. Әгәр игелек эшлисең икән, аның нәҗтиҗәсен күрәсең. Эшләргә теләгән кеше мөмкинлеген таба. Болар барысы да - үзеңә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә файда китерү өчен. Бигрәк тә язмыш тарафыннан кыерсытылганнар өчен.
Альберт Кәбиров, ассоциациянең башкарма директоры:
- Күп предприятиеләр игелекле эшләргә кушылырга, аның эчендә кайнарга тели. Алар үзләренең күңел җылысы белән бүлешергә, хәйрия эше белән шөгыльләнергә тели.
Роберт Закиров, ассоциациянең беренче вице-президенты, Татарстан балалар фонды башкарма директоры:
- Мин бу изге эш белән шөгыльләнүчеләрнең зур дусты. Бүген монда чит кеше кайгысын үзенеке итеп кабул иткән фикердәшләр җыелган. Безнең киләчәгебез бар - ике шушындый зур оешма бер йодрык булып берләшкәндә, игелекле эшләрне күбрәк эшли алырбыз дип уйлыйм.
Эшлекле төшке аш вакытында эшкуарлар хәйриянең эше Исламда гына түгел, башка диннәрдә дә зур роль уйнавын әйтте. Без рухи яктан байыйбыз, аудиокитаплар тыңлыйбыз, өйрәнәбез. Рухи яктан баю һәм ярдәм күрсәтү бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, диде алар. Хәйрия фондларына күбрәк булышабыз икән, үзебезгә дә күбрәк әйләнеп кайта, ди алар.
Очрашуда “Ярдәм” фонды вице-президенты һәм тернәкләндерү үзәге мөдире Мәликә Гыйльметдинова һәм фондның Попечительләр советы башкарма директоры Лирия Кусайманова кунакларны тернәкләндерү, фонд эшчәнлеге белән таныштырып узды. “Безнең үзәк заман белән бергә атлап бара. Безгә кушылып, сез зур гаиләбезнең бер өлеше булырсыз дип ышанабыз” , - диде “Ярдәм”леләр.
Язманы Римма ГАТИНА әзерләде.