"Җәннәт - әниләрнең аяк астында" дип исемләнгән чарада 20 анага бушлай медицина хезмәте күрсәтелде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды "Логос", "Игелекле куллар" һәм "Беренча адым" тернәкләнү үзәкләре белән килешүләр төзеде. Әлеге килешүләр нигезендә Фонд карамагындагы авыру сабыйларга дәвалану курсларын ташламалы бәяләр буенча үтәргә мөмкинлек бирелә.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 30. Фото:dumrt.ru

Хезмәттәшлек итү барышында авыру балаларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтү дә каралган. "Җәннәт - әниләрнең аяк астында" дип исемләнгән беренче чара кысаларында "Логос" тернәкләнү үзәгендә 20 анага бушлай медицина хезмәте күрсәтелде, ә "Атлант" үзәгендә ата-аналар массаж курсы үтте.

Якын арада "Зәкәт" фонды әлеге үзәкләр белән берлектә авыру балаларның ата-аналары өчен семинар үткәрү һәм Халыкара аутизм хакында мәгълүмат тарату көне уңаеннан авыру һәм сәламәт балалар катнашында концерт уздырырга планлаштыра. Чара барышында моторик үсеш буенча бушлай мастер-класс һәм психолог консультациясе каралган, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе