Россиядәге күренекле хәйрияче, социаль эшчәнлекне оештыручы, мөселман дин эшлеклесенең әлеге китабы социаль хезмәт турындагы белемнәрне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Әлеге китап бер үк вакытта уку әсбабы да, хәйрия эшенең төрле юнәлешләрен ачкан практик кулланма да булып тора. Хәйриячелек, игелек һәм тормыштагы ихласлылык турындагы эссе һәм язмаларны социаль хезмәт буенча дәресләрдә кулланырга мөмкин. Практик кулланма буларак, социаль хезмәт теоретик һәм үгет-нәсыйхәт ягыннан ачыла.
Әлеге хезмәтнең бер бүлеге "Ислам һәм хәйрия эше" дип атала. Мөселман халыкларында вакфлар һәм хәйрия эше тарихы, зәкәт һәм сәдака, социаль-хәйрия эшендә мәхәлләнең роле, мөхтәсибәтнең социаль-хәйрия юнәлешендәге эшчәнлегенә багышлана.“Хәйрия эше: бәхеткә ачкыч” дип аталган уку әсбабы педагогларга, Исламны өйрәнүчеләргә, журналистларга, социаль хезмәткәрләр һәм киң катлам укучыларга адреслана”, - дип хәбәр итә китап автор. Билгеле булганча, Илдар Баязитов җитәкчелегендә "Ярдәм" ислам милли хәйрия фонды аша дистәләгән хәйрия проекты тормышка ашырыла.