Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
- Ун ел - тарих өчен күп вакыт түгел. Кыска гына вакыт. Теләк, бердәмлек, дөрес ният булганда, ун ел эчендә нинди зур матур эшләр эшләргә мөмкин икән. Бүген кайвакыт кемнәрдер зарлана. Кемнәрдер нәрсәдер җитми, ди. Менә шушындый вакытта минем "Ярдәм" фонды җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Бик матур эшләр алып баралар. Аларны бик хөрмәт итәм. Безнең авылда да алар азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайлар өчен пансионат төзи. Ул ачылган сөенечле көннәрне дә күрергә насыйп булса иде.
“Яхшы кайнанада начар килен булмый”, - дип әйтәләр. Монда "Ярдәм" фонды белән җитәкчелек итүче Илһам әфәндене мактыйбыз икән, эшнең башы менә "Сөләйман" мәчетеннән башланганлыгын да әйтеп китәргә кирәк. Аның башында Илдар хәзрәт (Баязитов – ред.) тора. 1998 елда "Сөләйман" мәчете ачыла. Еракта, бернинди перспективасы булмаган мәчет дип, анда беркемнең дә барырга теләге булмый. Менә 2002 елны бу мәчеткә имам булып Илдар хәзрәт килә. Ул вакыттан соң инде 15 ел вакыт үткән. “Монда бернәрсә дә эшләп булмый, перспективасыз, караңгы почмактагы мәчет” дигән мәчеттә нинди матур эшләр башкарылды.
Миңа бервакыт Илдар хәзрәт шалтырата. "Җәлил хәзрәт, сукырларның сине күрәсе килә", - ди. "Ярар инде, күрәселәре килгәч", - дидем. Шунда барып, вәгазь сөйләп, шаккатып кайттым. Күпме матур эшләр эшләнә, күпме башлангычлар бар. Шул елны уразада Илсур Рәис улына керергә туры килде. Ул: "Казанда ике мәчеткә барасым килә. Нинди киңәш бирерсең?" - ди. Мин: "Берсен - белмим, эшләгәнне күрәсегез килсә, берсенә "Сөләйман"га барыгыз", - дидем. Аңа Аллаһының рәхмәте булсын, ул, шул вакытта "Сөләйман" мәчетенә барып, минем шикелле сокланып кайткан.
"Сөләйман" мәчете хәзер икенче сулышын алырга тиеш. Алга таба да Аллаһы Тәгалә шушында эшләүчеләргә саулык-сәламәтлек бирсен иде. Изге эшләре дәвамлы булсын иде. Һаваланып, мактанып китмәсеннәр.
Тагын әйтәсем килгән сүзем шул: без монда киләбез, гошер дә китерәбез. Шушы "Ярдәм" мәчетен бик яратабыз. Мондагы коллектив сәгать механизмы шикелле эшли. Мин сокланып китәм. Алар һәркайсы үзенең эшен, вазыйфасын белә. Бернинди артык хәрәкәт ясамыйлар. Шуңа күрә коллективка да бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Коллектив эшләмәсә, хуҗа макталмый.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитов:
- Бу 10 ел бер көн кебек үтте дә китте. Артка борылып карасак, чыннан да, бик күп нәрсә эшләнгән. Безгә бөтен Бәйсез Дәүләтләр бердәмлеге илләреннән инвалидлар килә. Күрмәүчеләрнең йөзләре шатлыктан балкып торуы - бу безнең фонд коллективының бердәм булып эшләве нәтиҗәсе. Әгәр дә хезмәткәрләребез социаль юнәлештә эш алып баруны яшәү мәгънәсе итеп тоймаса, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Президенты Илһам Исмәгыйлев:
- “Ярдәм” фондының 10 еллыгы – ул түгәрәк дата гына түгел. Дистәләрчә, йөзләрчә мең кешегә ярдәм күрсәтелгән. Бүгенге казанышлар - ул Илдар хәзрәт, Мәликә ханымның (Гыйльметдинова – вице-президент – ред.) тырышлыгы. Әлеге еллар дәвамында гел янәшәдә булган, вакытын кызганмаган фонд хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы бу. "Ярдәм" фонды эшчәнлегендә катнашып килгән попечительләргә рәхмәтемне белдерәм. Соңгы 10 елда фондның чын дуслары барлыкка килде.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров:
- Сез эшләгән эш - бик зур эш ул. Монда булган туганнарыбызга - социаль юнәлештә алып барган бик зур рәхмәт. Үзенең ихластан рәхмәтен белдереп, Казан шәһәре мэры Илсур Рәисович Метшин күп кайнар сәламнәрен һәм Рәхмәт хатын тапшырды. (Рәхмәт хатында "Ярдәм" хәйрия фондының игелекле эшләр аша халыкның социаль яктан начар якланган катламнарына - азкеремле гаиләләргә, ятим балаларга һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә - өмет һәм иртәгесе көнгә ышаныч бирүе билгеләп үтелә).
Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Ирек Арсланов:
- Без "Ярдәм" фонды эшчәнлеге белән горурланабыз, шатланабыз. Һәр атнадагы җомга вәгазьләрендә, һәр үткәргән чара барышында күреп-тоеп яшибез. Һәм көндәлек яшәешебездә рәхмәт сүзләрен һәрвакыт җиткезәбез. Һәрвакытта да әйтелә торган сүзләребездән шуңарга тукталып калабыз: мәхәлләдә ир-атлар эшчәнлекне алып барган булса да, безнең арабызда фондны оештыручыларының берсе Мәликә ханым (Гыйльметдинова – ред.) бар. Шуңа күрә сезгә зур рәхмәтләрне әйтәбез. Чөнки фондның эшчәнлеге сездән башка мөмкин түгел. Сез аларның апалары да, әниләре дә, сеңелләре дә һәм илһам бирүчеләре дә.
Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе, “Әл-Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов:
- “Ярдәм” фондының яңарышы “Сөләйман” мәчетеннән башлана. Ул мәчетнең бик авыр вакытлары бар иде. Утка-суга, мәчетне саклаган өчен түләргә акча юк иде. Казый хәзрәтләре анда булганда: “Әйдә, Илдар хәзрәтне “Сөләйман” мәчетенә куйыйк әле”, - диде. Ул вакытта, җәмәгать, беләсезме, аны анда сөргенгә җибәргән кебек.
“Шәһәрнең чите бит инде ул. Барсын, эшләп карасын, мәчетне күтәрсен”, - диделәр. Сөбеханаллаһ, Аллаһы Тәгалә нәкъ менә шул кешене табып, шул “Сөләйман” мәчетенә куйган. Менә шуннан “Ярдәм” фондының яңарышы башлана да инде. Ул чакта мәчет акрынлап үсеш кичерә башлады. Балалар лагерьлары оештырыла башлады. Икенче кат төзелде.
2000 еллар башында мөхтәсибәт җыелышы Илдар хәзрәтне мактаудан башланып китә иде. Казанда бит әле 80 мәчет. Аллаһы Тәгалә аның, вакытын сарыф итеп, ятим балаларны, инвалидларны карап, тырышкан эшләрендә көч-куәт бирсен. Кешеләр 5 көн эшли, шимбә, якшәмбе ял итә. Шимбә-якшәмбе Илдар хәзрәткә килсәң, йә ул Теләчегә, йә Бөрбашка, йә Балтачка киткән була. Аның өчен - тәүлектә 25 сәгать. Ул бер сәгатькә иртәрәк тора. Бик зур рәхмәт, уңышлар сезгә. Аллаһы Тәгалә сезне Үзе бүләкләсен. Аллаһы Тәгалә разый булсын.
Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин:
- Бу еллар эчендә фонд дини, рухи гына түгел, ә социаль, әхлакый үзәгенә әйләнде. Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, моны киңрәк карарга кирәк. “Ярдәм” фондын әлеге кешеләр ниндидер боерык, кемнеңдер кушуы буенча оештырмаган. Күңел һәм йөрәк кушуы буенча эш иткән. Дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, сез алып барган зур күләмдәге эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без Попечительләр советы рәисе Айрат Фердинант улы белән бергә эшлибез. Ул - комиссия җитәкчесе.
А.Фомин, Илдар хәзрәткә мөрәҗәгать итеп, ул: “Сезнең эшчәнлек нәтиҗәсендә бик күп фондлар барлыкка килә. Алар начар күрүчеләргә һәм тормышта авыр хәлгә тарыган кешеләргә ярдәм итә, - диде. - Бу – фондның эшчәнлеген җәмәгатьчелек тануы дигән сүз”.
Академик Индус Таһиров:
- Бу бәйрәм генә түгел, 15 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау бу. Никадәр кешеләргә ярдәм ителгән һәм хәзер дә ярдәм ителеп килә. Шушы эшне дәвам итү – ул изге эшләрнең иң беренчесе. Бүген безнең университетта ярдәм итү, ятим балаларны тәэмин итүгә багышланган диссертация якланды. Егерменче елларда булган хәлләр. Мин шушы советның рәисе буларак әйтә алам: 15 еллык тарихыгыз – диссертация яклауга лаек. Эшләгән эшләр күп, эшләгән эшләр гүзәл.
Аларның нәтиҗәсе шул: ул милләтебезне саклауга, дәүләтчелегебезне торгызуга, телебезне чын мәгънәсендә аякка бастыруга юнәлтелгән. Шуңа күрә мин бу эшне фәнни нигезгә салырга, зуррак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк дип саныйм. Мин шушы мөселманнар арасыннан динебез тарихына багышланган изге эшләргә юнәлтелгән диссертацияләр яклануын һәм зур-зур галимнәр үсеп чыгуын теләр идем. Монда сезнең мөмкинлекләрегез бар һәм без моны бергәләп дәвам итәргә тиешбез.
Төркиянең Казандагы Генераль консулы урынбасары Нуреттин Кая:
- Без тернәкләндерү үзәкләре тарафыннан алып барылган эшне гел күзәтеп торабыз. “Ярдәм” фонды тарафыннан бәяләп бетергесез эш алып барылганлыгын беләбез. Без органнарга, хәйриячеләргә, фонд хезмәткәрләренә, биредә белем алучыларга рәхмәт белдерәбез. Генераль консуллык бу фондка булышлык күрсәтәчәк. Татарстандагы дусларыбызга – фонд җитәкчеләренә һәм аның хезмәткәрләренә тынычлык һәм сәламәтлек телим.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев:
- Илдар хәзрәт Баязитов иректән мәхрүм итү урыннарындагылар белән эшләү өчен имамнар әзерләү белән шөгыльләнә башлагач, зур күләмдә эш башкарылды.
Мин Хәмәдишин Дәүфит Закирович исеменнән фондка җылы теләкләремне җиткерәм һәм аның чәчәк атуын теләп калам. Мин күптән түгел генә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда булдым. Анда стендта 10 мең, 20 мең кеше өчен ифтарлар уздырылды дип язылган иде. Мин узган ел бу (Ярдәм” мәчете янындагы) шатырда бер айга 35-40 мең кеше авыз ачканлыкка шаһит булдым. Бу хакта газеталарда да әлләни язмыйлар. Мин игелекле эшләрнең тавыш күтәреп эшләнмәгәнлеген яхшы аңлыйм. Шулай булуга карамастан, Мәликә ханым, Илдар хәзрәт кебек кешеләр – безнең алтын фондыбыз.
Дагыстан мөфтияте вәкиле, “Инсан” хәйрия фонды генераль директоры Казыйм хаҗи Тимербулатов:
- Шушы 10 ел эчендә фонд шундый зур дәрәҗәгә ирешкән икән, бу ниятләрнең чисталыгы турында сөйли. Икенчедән, әлеге фондта ярдәм күрүчеләр Аллаһы Тәгаләгә дога кылып тора. Шушы төп ике факт фондның уңышына йогынты ясаган. Изге Коръәндә, Пәйгамбәребезнең сөннәтендә әйтелгәнчә, нинди дин тотуына, нинди милләттән булуына һәм фикерләре нинди булуга карамастан, кешенең бу җирдәге төп бурычы - тирә-юньдәге кешеләргә файда китерү – мохтаҗларга ярдәм итү, авыруларга һәм инвалидларга терәк булу. Барлык пәйгамбәрләрнең миссиясе нәкъ менә шуннан гыйбарәт булган да инде. Мөхәммәд (с.г.в.)дан: “Кешеләрнең иң яхшысы кем?” дип сорагач, ул: “Тирә-юньдәгеләргә файда китерүчеләр”, - дип җавап биргән.
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисеннән чыгып, дин галимнәре: “Тирә-юньдәгеләргә файда китерә торган эшләр өчен без Аллаһы Тәгаләдән, файдасы үзебезгә кайта торган игелекле эшләргә караганда, күбрәк әҗер алабыз”, - дип әйткән. Без монда үзебезне туган йортыбызда кебек хис итәбез. Әлбәттә, без элегрәк фондның игелекле эшләре турында ишетеп белә идек инде. Ә үз күзләребез белән күргәч, бөтенләй шаккатык. Бу фонд башкарган эшләрдән алган тәэсирләрне сүзләр белән генә җиткереп булмый. Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Без монда булган вакытта үзебезгә бик күп нәрсә алдык. Әгәр җир йөзендә җәннәт почмаклары бар икән, шуларның берсе монда – сездә “Ярдәм” фондында. Әгәр ышанмасагыз, фондтан ярдәм алучылардан сорагыз. Сезне бәйрәм белән котлап, җиңел булмаган хәйрия эшендә уңышлар телим. Сез тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешсен өчен, Аллаһы Тәгалә көч һәм мөмкинлекләр, акча бирсен. Дагыстанда без “Ярдәм” фонды белән хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Безне алда уртак эшләр көтә.
Ингушетиядән Хаваж Оздоев:
- Күрмәүчеләр өчен “Ярдәм” – туган йорт кебек. Анда 10 ел эчендә 10 меңләгән күрмәүчене туры юлга бастырдылар. Кайгы күрмәгез, Аллаһы Тәгалә изге эшләрегезне кабул итсен. Күрмәүчеләрнең догасын ишетсен. Илдар хәзрәткә, Илһам әфәндегә һәм Мәликә ханымга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. “Ярдәм” фонды аркасында без үз республикабызда Төньяк Кавказдагы күрмәүчеләр өчен “Әр Рәхим” тернәкләндерү үзәге, мәдрәсә ачтык.
“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә курсларга килгән ишетмәүчеләр:
- Безгә тернәкләндерү курсларында рухи һәм матди ярдәм күрсәтелә. Бу курсларны югары бәялибез. Без монда аралашабыз, дуслар табабыз, белем дә алабыз. “Ярдәм”дә ишетмәүчеләр белән алып барылган социаль юнәлеш тагын да үссен, чәчәк атсын. Тагын да күбрәк кешеләргә ярдәм итсен.
Татьяна Николаева, инвалидларның “ЮДИНО” иҗтимагый оешмасы рәисе:
- Инвалидлар беркемгә дә кирәк түгел. Ә без монда үз өебезне таптык. Монда килгән саен, бәйрәмгә килгән кебек. Монда физик кимчелекле кешеләрне аңлыйлар һәм ярдәм итәләр. Нинди генә авырулары булуга карамастан, алар актив тормыш белән яши. Сез эшләгән игелекле эшләр фонд гербындагы көнбагыштагы орлыклар санынча булсын!
Фикерләрне Римма Гатина туплап бирде.
"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды турында тәфсилләбрәк.
|
| ||||
|
| ||||
|
| ||||
|
| ||||
|
| ||||
|
| ||||
|
| ||||
|
| ||||
|
| ||||
|
|
40 тартма |
Дин |