Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗиларыбыз өчен хаҗ йолаларына багышланган дәрес үткәрде

Хаҗ сәфәрендә булган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген төнлә хаҗиларыбыз өчен хаҗ йолаларына багышланган дәрес үткәрде.Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итә.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 06

Хаҗ йолаларын үтәү Зөлхиҗҗә аеның сигезенче көнендә башлана.



Быел ул Милади календарь буенча 10 сентябрьгә туры килә. Бу көнне "Яүмү-т-Тәрвия" көне дип йөртәләр. Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көне (11 сентябрь)- "Яүм әл - Гарәфә"(Гарәфә тавында басып тора торган көн). Гарәфә көне - бик олуг көн. Чөнки бу көнне Аллаһы Тәгалә бу көнне Үзенең колларына аеруча юмартлык күрсәтә. Гайшә әс-Сиддыйк (р.г.) пәйгамбәребезнең әйткән сүзләрен тапшыра:



"Аллаһы Тәгалә, Гарәфә тавына менеп, Аның әмерен үтәгән колларын тәмуг утыннан коткарачак. Бу көндә Аллаһы Тәгалә колларына - бәндәләренә якыная, хәтта фәрештәләренә:

"Мохтаҗлар бармы (ягъни коллар) алар арасында?!" - дип әйтәчәк (әлеге хәдисне Мөслим тапшыра). Рузәйн сүзләренә караганда, Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә: "И фәрештәләрем, минем аларны гафу иткәнемә шаһит булыгыз", - ди (Әл-Мүнзири, "Әт-тәргиб вә-т-тәрхиб").



Шул көнне хаҗилар, кояш баткач, Гарәфәдән китә, Тәлбияләр әйтеп, Мөздәлифәгә юнәлә. Мөздәлифәдә үтә торган вакыт - "Ләйләтүл-ид" ("Бәйрәм кичәсе"). Алар икенче көнне иртәнге намаздан соң, кояш чыгар алдыннан, Минага китә.



Зөлхиҗҗәнең унынчы көне (12 сентябрь) - "Яүмү-н нәхр" - әл Әдха бәйрәменең беренче көне (ягъни корбан бәйрәме). "Яүмү-н нәхр" вакытындагы хәрәкәтләрнең түбәндәгечә булуы хәерле санала: баштан - таш ату, аннан - корбан чалу, чәч кисү яки алу, шул көнне үтәү мөмкинлеге булса, Мәккәдә Кәгъбә тирәли әйләнү, әс-Сафә белән әл-Мәрва арасында сәгый үтәү. Бу чират бозылса да, хаҗ үтәлгән булып санала. Соңгы ике гамәл әт-тәшрикнең соңгы көненә, ягъни Зөлхиҗҗәнең 13 нче көненә күчерелергә мөмкин.



Зөлхиҗҗәнең 11, 12, 13 нче көннәре - әт-Тәшрикъ көннәре.



Изге йорт белән саубуллашыр алдыннан, хаҗ кылучы "мәсҗиде-хәрәмгә" саубуллашу тавафы өчен барырга тиеш.



"Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен кулланма"дан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе