Яңа Чишмә мәчетендә гасыр абыстаен ачыкладылар

Яңа Чишмә мәчетендә хатын-кызлар арасында ”Гасыр абыстае” район бәйгесе булып узды. Җиде авылдан барлыгы 29 мөслимә катнашты. Бәйгене Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Әшрапов Илгиз хәзрәт башлап җибәрде. Бәйгене бәяләр өчен Чистай шәҺәреннән имамнар чакырылган иде.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 03. Фото:dumrt.ru

Татарстан мөслимәләр Берлегенең Яңа Чишмә районы мөслимәләр берлеге рәисе Вәлиуллина Рамилә Рәис кызы катнашучыларны бәйгенең тәртибен җиткерде. Бер-бер артлы һәр мөслимә үзе белән таныштырды, кул эшләрен яки аш-суга осталыгын тәкъдим итте. Икенче этапта Коръәннән яттан сурәләр укылды. Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия“ китабы буенча һәр катнашучы бишәр сорауга җавап бирде. Ярыш-бәйге 2 сәгать дәвам итте.

“Гасыр абыстае” исеменә Сөлчә Баш авылыннан - Заретдинова Рәйхана Камил кызы, Яңа Чишмә авылыннан - Хәсәнова Җәннәт Илсур кызы, Камалетдинова Гөлүсә Фәрит кызы, Шахмай авылыннан - Галәветдинова Розалия Равил кызы, Исхакова Рәйхәна Габдуллаҗан кызы, Зирекле авылыннан - Ногманова Рузалия Халик кызы, Шакирова Фәйрүзә Ислам кызы лаек булды.

Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм мультиваркалар тапшырылды. Барлык катнашучы мөслимәләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедән соң мөслимәләр бәйрәм табыны артында аралашып чәй эчтеләр.

Шушы чараны оештыручыларга да, катнашучыларга да Аллаһының рәхмәте булсын!


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе