
Дин әһелләре колониядә тоткыннар өчен тудырылган шартлар белән танышты, намаз бүлмәсендә, китапханәдә булды. Бу намаз бүлмәсенә егермеләп тоткын хатын-кыз йөри. Китапханә фондында 12,5 мең китап бар. Татарстан мөфтие китапханәгә “Хузур” нәшрият йортында бастырылган дини китапларны һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган 12 комплект Коръән бүләк итте.
Моннан тыш мөфти тоткыннарга дини кыйммәтләр хакында сөйләде. Исламның төп дини гыйбадәтләрен аңлатты. Тәүбәгә килү һәм Аллаһы Тәгаләнең кичерүе хакында вәгазь сөйләде. Рухи яктан нык, әхлаклы булырга һәм тормыш авырлыкларына бирешмәскә чакырды.
Иректән мәхрүм ителгән хатын-кызлар сорауларны күп бирде. Алар төрмәдә дин тотуга кагылышлы иде. Камил хәзрәт киләсе юлы аларга Коръәннең 12 нче сүрәсен тәфсир кылырга вәгъдә кылды. Анда сүз Йосыф пәйгамбәрнең Мисыр хакиме хатыны гаепләве аркасында берничә ел төрмәдә утыруы турында бара.
Козловка төрмәсендә Чувашия, Татарстан, Башкортостан һәм башка төбәкләрдән 800ләп хатын-кыз утыра. Шуларның 77 се - Татарстаннан.
Төрмәләр белән эшләү - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлеше. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән берлектә даими рәвештә ислам буенча вәгазьләр сөйләнелә, Коръән уку буенча конкурслар, дини бәйрәмнәр уздырыла. Моннан тыш нәзарәт төрмәләрне Хәнәфи мәзхәбе китаплары белән тәэмин итә. Шулай ук төрмәләрдә атна саен имамнар тоткыннар белән очраша. ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы һәм Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәт ярдәме белән Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә мәчетләр һәм намаз бүлмәләре эшли, Рамазан аенда хәләл туклану оештырыла, дип хәбәр итәләр мөфтиятнең матбугат хезмәтеннән.