
Хаҗиларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатып калачак. Ул хаҗиларны сәламләячәк һәм алар хаҗ гыйбадәтен уңышлы үтәп, туган илләренә исән-имин әйләнеп кайтсын өчен, дога кылачак.
Мөфти үзе дә бүген кичен хаҗга китәчәк.
Чираттагы төркемнең очыш вакыты 1 сентябрьгә билгеләнгән, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Кичә кичен ике төркем “Казан” халыкара аэропортыннан Согуд Гарәбстаны Корольлегенә очкан иде.
Римма Гатина.