Хаҗ кылучы Аллаһнын кунагы булып санала (ВӘГАЗЬ)

Кем хаҗ вакытында вафат булса, Кыямәт көненә кадәр һәр елны хаҗ кылган шикелле савапка ия санала. Кем хаҗга дип юлга чыкса, һәр адымга бер савап кушылып, бер гөнаһы юылыр, ә тәваф кылу бөтен гөнаһларының юкка чыгуына сәбәп булыр.

Читайте также
2016 Авг 29. Фото:

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әльхәмдулилләәһи раббиль гааләмиин. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расуулилләәһ. Әссәләәму галәйкүм уа рахмәтуллааһи ва бәракәтүһ.

Барча мактау һәм олуглау Аллаһка! Пәйгамбәр Мөхәммәд салляллаҺу галяйһи уа сәлләмгә чын күңелдән салаватлар булсын.

Ислам диненең 5 нче нигезе - хаҗ. Ә хаҗ гыйбадәтләрнең иң олысы. Ул изге җир Аллаһка якын! Шул җиргә пәйгамбәр Мөхәммәд салляллаһу галяйһи уа сәлләм җибәрелгән, Коръән иңгән һәм Ислам дине канат җәеп җибәргән. Үзен мөселман санаган кеше анда булырга хыяллана. Ни өчен?.. “Мүлк” сурәсенең 2 нче аятендә әйтелә: “Ул (Аллаһ) үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлекне белмәк өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы”. Менә - хаҗ гамәле кылудагы зур саваплар, Аллаһка ничек якынайта һәм Аның тиңдәшсез ризалыгына ия булдырта, һәм җәннәтенә дә төпле юл ачтырта. Шуңарга күрә үзен мөселман санаган һәр кеше, тормышындагы бөтен уңайлыкларын, туган җирен, гаиләсен, дусларын, яраткан эшен калдырып, шактый ук җаваплы, изге юлга чыгарга тиешле.

Әлбәттә, кешегә үзендәге самимиятле каршылыкларны көчәйтеп, кирәкмәсләреннән акырынлап-акырынлап котыла барыр өчен, шактый күп көч исраф итәргә туры килә. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай; киләчәктә дә шулай булачактыр. Аллаһның һичкемгә карата аерым үзгә мөнәсәбәте һәм ниндидер җиңеллекләр китертә торган ташламасы юк; булмас!.. “Була!” дип өметләнгәндә дә, күңелебездән һаман җәннәттәгесен генә теләргә кирәк!

Аллаһы Тәгалә (“Гимран” сурәсе, 97 аять) әйтә: “Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә”.

1.Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галяйһи уа сәлләм әйтте: “Кем Аллаһ өчен хаҗ кылса, хаҗ вакытында фәхеш сүз сөйләмәсә, гөнаһ эш эшләмәсә, хаҗдан анасыннан туган кебек пакъланып кайтыр”.

2:

а) Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галяйһи уа сәлләм әйтте: “Аллаһ белән ант итәм, син Аллаһ каршында иң яхшы һәм яраткан җирләрдән булып саналачаксын; мин бүтән төшкә куелмасам, синнән бер кайчан да читкә китмәс идем.

б) Хаҗ кылу гамәлләрнең иң яхшысы”.

Әйе, хаҗ кылучы Аллаһнын кунагы булып та санала, аның догасы кабул ителеп, бөтен гөнаһлары кичерелеп, анадан туган бала кебекләнеп, ул иң зур бүләккә - җәннәткә тиендерелә. Хаҗи кеше 400 кешегә шәфәгать кылучы да була... Кем җәяү хаҗга барса, һәр адым өчен 700 савап языла. Ә ул 100000 гә тапкырланачак! Кем хаҗ вакытында вафат булса, Кыямәт көненә кадәр һәр елны хаҗ кылган шикелле савапка ия санала. Кем хаҗга дип юлга чыкса, һәр адымга бер савап кушылып, бер гөнаһы юылыр, ә тәваф кылу бөтен гөнаһларының юкка чыгуына сәбәп булыр; 2 рәкәгать тәваф намазының савабы - Исмәгыйль нәселеннән бер колны азат иткәндәгечә; Сафа белән Мәрва арасында йөгереп йөрү - 70 колны азат иткән сәвабка тиң; кичкә кадәр Гарәфәттә булучыга - Аллаһнын рәхмәте иң түбән күкләргә кадәр төшә һәм Аллаһ фәрештәләр алдында горурланып әйтә:

1.“Минем колларым Җәннәтне теләп ерактан килгәннәр, әгәр аларның гөнаһлары яңгыр тамчыларыннан, ком бөртекләреннән һәм диңгез күбекләреннән дә күбрәк булса, Мин аларның барча гөнаһларын гафу итәм!..

2. Минем колларым Гарәфәттән кайта - гөнаһлардан пакъланган хәлдә!.. Ташны атканда һәр таш өчен бер зур гөнаһ юылыр. Чәч алдырганда һәр бөртек санынча бер савап язылыр һәм бер гөнаһ юылыр”. – Ягъни хаҗ кылган өчен Аллаһ Тәгалә кешенең барлык гөнаһларын гафу итә. Хаҗ ул - тыныч сугыш. Хаҗилар Аллаһның аерым вәкилләре. Хаҗ юлында бер дирхәмне сарыф итү 40000 дирхәм сарыф иткән шикелле булыр. Хаҗ юлына чыгымнарны Аллаһ кире кайтарачак. Хаҗ кылучыга Аллаһ ярдәмчел. Хаҗ кылучы кем өчен дога кылса, Аллаһ аның да гөнаһларын гафу итә. Хаҗ кылучы белән Аллаһ та горурлана. Димәк хаҗ кылган кеше бер кайчан дә фәкыйрь булмаячак. Кемнең хаҗы кабул булса, аңа җәннәт ишеге ачылачак.

Менә ни өчен без Мәккәгә барырга омтылырга тиешбез! Беренчедән, анда – кәгъбәтулла! Кәгъбәтулла ул - җирдәге иң беренче мәчет! Әл-Харам мәчетендәге бер рәкәгать намаз 100000 рәкәгатькә тиң, изге. Бу Аллаһ һәм Аның пәйгамбәре Мөхәммәд галяйһиссәләмнең иң яраткан урыны санала! Биредә булып, без Аллаһның чиксез кодрәтен таныйбыз, һәрвакытта да Аңа таянырга кирәклегенә төшенәбез, Ул биргән нигъмәтләргә рәхмәтләребезне әйтәбез!

Бөтен дөнья почмагыннан мөселманнарның күпләп бергә җыелуы Кыямәтне искә төшерүгә дә олы сәбәп була. Монда барча кеше тигез. Чөнки бае да, уртачасы да, гадие дә ике ак зур сөлге белән тәнен гомуми шәкелгә яраштырып каплый!

Безнең әби-бабаларыбыз, шундый тиңсез савапка ирешү өчен, изге җиргә бару юлына – сәфәргә, ераклыктан һәм авырлыктан курыкмыйча, хәтта җәяүләп тә китә торган булганнар. Бүген инде теләгәндә, әлбәттә, акчасын да табып, хаҗга тимер кошка утырып барырга була. Әмма иң мөһиме - аның кабуллыгы!..

Хосусән, шундый изге урыннарга баручы 3 нәрсәне онытмаска тиеш:

1. Ният, ягъни “Аллаһ ризалыгы өчен мин шушы юлга чыгам”, - дип ниятләргә.

2. Сабыр булырга

3. Үзеңнең кайда икәнлекне онытмаска кирәк! Кем шушы юлга чыга, алдан әзерләнергә - гыйлем тупларга, кабаланучанлыктан тыелырга, үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләргә кирәк. Юлда буш вакытында намаз һәм Коръән укырга, зикер әйтергә, дога кылырга, гыйлем өстәргә, белмәгән кешегә хикмәт һәм йомшаклык белән аңлатырга, бер берсен илһамландырырга, бер берсенә булышырга кирәк. Кем хаҗга барырга җыена: “Мин үзем өчен чыгам”, - дип әйтергә тиеш. Шунда инде холкыңны төзәтү һәм камилләштерү өстендә тырышу сорала. Күз-колакны, телне һәм уйларны харамлыклардан саклау зарур! Аллаһ һәркайсыбызга шуны аңларга һәм изге җирләргә - Мәккә белән Мәдинәгә барып кайтырга, олы гыйбадәтен үтәргә һәм Аллаһның ризалыгына ирешеп, Фирдәвес исемле җәннәткә керергә - билгеләнеп куярга насыйп итсен. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе