Илдар хәзрәт Баязитов: "Хәйрия фондын төзү өчен кеше рухи яктан җитлеккән булырга тиеш"

20 апрельдә “Ярдәм” милли-ислам хәйрия фондын рәсми рәвештә теркәгәнгә 10 ел тула. "Хәйрия фондын төзү өчен кеше рухи яктан җитлеккән булырга һәм хәйриячелекнең асылын аңларга тиеш. Читтән караганда бу эшне бик җиңел дип уйлыйлар. Инвалидлар белән эшлиләр, аларга бөтенесе рәхмәтләр әйтә, дип фикер йөртәләр. Әмма бу авыр, катлаулы эш. Үз тормышыңны шуңа багышларга теләгең булса гына, фонд ачарга мөмкин", - ди Илдар хәзрәт.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 19

Тарих һәм традицияләр

Безнең җирлектә якыныңа, милләттәшеңә, дин кардәшеңә һәм сиңа һич тә таныш булмаган чит бер кешегә ярдәм кулы сузу кебек изге эшләрнең тамыры гасырлар төпкеленә барып тоташа. Төбәк тарихында хәйрия эшенең башында торган, аны җәелдереп җибәргән шәхесләрнең саны исәпсез. Бертуган Юнысовлар, Мөхәммәтсадыйк Борнаев, Иван Иванов, Иван Алафузов, Яков Шамов, Сөләйман Аитов – бу изге затларның берничәсе генә. Үз вакытында Казан сәүдәгәрләре көче белән мәчетләр, чиркәүләр, уку йортлары, балалар приютлары, фәкыйрьләр өчен ашханәләр төзелгән, инвалидларга ярдәм күрсәтелгән.

"Ярдәм" фондын оештыручылар - Илдар хәзрәт Баязитов, Илһам Исмәгыйлев һәм Мәликә ханым Гыйльметдинова

Бүген бу традицияләрне дәвам итүчеләрнең берсе булып Татарстан һәм Россия күләмендә генә түгел, БДБ илләрендә һәм якын чит илләрдә дә билгеле “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тора. Әлеге фонд - Россиядә хәйриячелек өчен илкүләм бүләк алган бердәндер ислам оешмасы һәм Милли хәйриячеләр берлеге әгъзасы. Биредә кешенең нинди милләттән булуына, нинди дин тотуына һәм яшенә карап тормыйлар: аларның барысына да ярдәм күрсәтелә. Кайчандыр бик авыр хәлдә калган, хәзер исә аякларында нык басып тора торган эшмәкәрләр дәрәҗәсенә җиткән кешеләр дә бар алар арасында. Әле дә фондның кайгыртуын тоеп яшәүче гаиләләр байтак. Фонд шулай ук ел саен зәкәт һәм гошер җыя, аны мохтаҗларга бүлеп бирә. Корбан гаетендә корбан ите өләшә. Рамазан аенда көн саен 1 меңнән артык кешегә ифтар (авыз ачу) оештыра. Быел “Ярдәм” мәчете үзендә 1200 кешене көтеп кала.

Казанның соңгы ишаны бакчасыннан – “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә кадәр

Сүзебезне әлеге фонд урнашкан “Ярдәм” мәчете турында сөйләүдән башлап җибәрсәк, дөрес булырдыр. Мәһабәт бу иман йорты Казанда матур кояшлы бер көндә июль аенда ачылды. Бу көнне бүгенгедәй хәтерлим: ачылыш тантанасына шәһәр, нәзарәт җитәкчелеге дә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Иң мөһиме – мәҗлеснең түрендә күрмәүчеләр - якты кояш нурын күрүдән мәхрүм булган дин кардәшләребез иде.

Икенче җәмигъ мәчете

“Ярдәм” мәчете җирлеге – тарихи урын. Мәчет төзергә алынучылар бу урында кайчандыр иман йорты балкып утырганлыгын, халыкны хак юлга чакырганлыгын белмәгән дә. Сәүдәгәр Әхмәтгали Рәфыйков акчасына якынча шушы җирлектә 1899 елда агач мәчет төзелә. Дары бистәсенең Икенче җәмигъ мәчетенә күбесенчә Дары заводы эшчеләре гыйбадәт кылырга йөри. Бу мәчетне тоталь атеизм чорында 1929 елда ябалар, 1988 елда сүтеп үк ташлыйлар. Бу җирлек тагын шунысы белән истәлекле: монда үз вакытында Казанның соңгы ишаны Гарифулла Гайнуллинның бакчасы гөрләп торган. Гарифулла Гайнуллин – Зәйнулла ишан Расүлевнең укучысы булган күренекле дин әһеле Баязид ишан Хәйрулинның мөриде.

Күрмәүчеләр өчен “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге - БДБда бердәнбер

Күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге Татарстан һәм Россия күләмендә генә түгел, БДБ илләрендә һәм якын чит илләрдә дә билгеле. “Ярдәм” үзәге белән олы җанлы Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелек итә. Ул - бөтенләй күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне, ишетмәүчеләрне һәм күрмәүчеләр-ишетмәүчеләрне тернәкләндерү, белем бирү буенча уникаль методикалар эшләгән белгеч. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең хәдисеннән күренгәнчә, гыйлемгә омтылу - һәр мөселманның өстендә булган бурычы. Коръәндә дә үзеңдә булган гыйлемне башкаларга җиткерү күркәм гамәл санала.

Начар күрүчеләр өчен Коръән уку җайланмалары.

Әлеге үзәк күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү өчен махсус төзелгән. Монда читтән килүчеләр өчен тулай торак та, курслар узучылар өчен дәвалау һәм массаж кабинетлары да, компьютер һәм уку сыйныфлары да, китапханә дә, мини-типография дә бар. Күрмәүчеләр өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган: “тавышлы” лифтлар йөреп тора, коридорларда тотынып йөрер өчен махсус тоткычлар ясалган, намаз укый торган фарз залларында келәмнәр начар күрүчеләр өчен махсус сары сызыклар белән ясалган. Белгечләр әйтүенчә, күз күреме начарланган кешеләрнең иң соңгы күргән төсе сары төс була икән. Бу урында шунысын әйтеп китәргә кирәк: кояш яктысын күрүдән мәхрүм калганнар үзләрен “сукырлар” яки “инвалидлар” дигәнне яратмый. Миңа калса, әлеге сүз аларны кимсетә.

“Бер-беребезгә терәк булыйк!”

Күпләр әле белмидер дә, бәлки белүчеләр дә бардыр: "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге үз эшчәнлеген Левченко бистәсендәге ике катлы агач "Сөләйман" мәчетендә башлап җибәргән иде. Анда кайчан барма, умарта күче кебек, халык гөҗ килеп торыр, Мәликә ханым Гыйльметдинованы күреп сөйләшер өчен, кеше чират торыр иде. "Ярдәм"дәге кебек заманча җиһазлар, компьютерлар, типография дә, массаж кабинетлары да юк әле ул чакта. Искә төшерәсең дә, мәчетнең имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды тормышка ашыра торган проектларның кураторы Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә ике катлы агач бинада шундый шартларда да нинди зур эшләр башкарылган, дип хәйран каласың.

Швециядә җыенда катнашучыларны тетрәндергән күрмәүче малай фотосурәте. Чыганак: http://president.tatar.ru

Күптән түгел генә Швеция университетларының берсендә Россиядәге Ислам торышына багышланган конференциядә АКШ галимәсе Лилия Кәримова тернәкләндерү үзәгенең нәкъ менә шул еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр эшчәнлеген чагылдырган чыгыш ясаган. "Конференциядә катнашучыларны Коръән укыган күрмәүче малай фотосурәте тетрәндерде", - дип язган иде ул безгә. Әле башлап кына җибәргән чакларны искә төшереп, Мәликә ханым: "Курслар тәмамланганда өләшер өчен, элек китапларны кулдан язып утыра идек. Ә хәзер начар күрүчеләр өчен дә, Брайль буенча китаплар да “Ярдәм” фонды карамагындагы типографиядә басыла", - дип сөйли.

Узган гасырның туксанынчы еллар ахырында башланып киткән тернәкләндерү курсларында 10 меңләп кеше дин гыйлеме алган, Луи Брайль системасы ярдәмендә Коръән укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, аш-су әзерләргә, тирәлектә җайлашырга өйрәнгән, психологик ярдәм алган, иң мөһиме – бу тормышка өметен югалткан кешеләр киләчәккә ышаныч белән карый башлаган. Бу кешеләргә күз саласың да, Аллаһы Тәгаләнең зур сынау бирүен аңлыйсың. Әмма маңгай күзләре күрмәсә дә, күңел күзләре - ачык, күңелләре күтәренке аларның. Курслар тәмамлангангач, бүләккә Л.Брайль системасы буенча эшләнгән Коръән алып кайтып китү – үзе бер шатлык.

Брайль буенча Коръән 6 томнан тора.

Кайчандыр Мәликә ханым Гыйльметдиновада белем алган, Коръән укырга өйрәнгән шәкертләр үзләре, мөгаллимнәр булып җитешеп, “Ярдәм” үзәгендә белем бирә. Ингушетиядә, Дагыстанда, Казахстанда, Кыргызстанда, Чувашиядә, Башкортостанда, Мари Элда һәм Россиянең башка бик күп шәһәрләрендә күрмәүчеләрне укытучылар Мәликә ханым эшләгән методик ярдәмлекләрне куллана. Алар аны “күрмәүче мөселманнарның әнисе” дип атап йөртәләр.

2016 елда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды, күрмәүче кешеләр өчен курслар оештырудан тыш, халыкның якланмаган башка катламнары өчен курслар уздырырга алынды. Арбада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлылар өчен - “Бер-беребезгә терәк булыйк” дип аталган курслар, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен дә курслар эшләде.

М.Гыйльметдинова тарафыннан ишетмәүчеләр өчен “Ислам нигезләре” курсын укытуның махсус методикасы төзелде. Монда шуны әйтеп китү мөһим: мәчеттә һәр җомгада ишарәләр теле белән вәгазьләр бара. Ул Россиядә шундый бердәнбер мәчеттер, мөгаен. Бу кешеләр өчен курслар уздыру Фондның социаль һәм хәйрия эшчәнлеген киңәйтте. Ә иң мөһиме шунда – әлеге курсларның җәмәгатьчелеккә бик кирәк икәнлеге ачыкланды. Биредә күпләр үзләренә фикердәшләр, дуслар, сердәшләр тапты. Тормышка башкача – уңай яктан карый башлады.

Хәзер инде бер үк вакытта күрми дә һәм ишетми дә торган кешеләр белән эшне тагын да җәелдерү көтелә. Күптән түгел генә М.Гыйльметдинованың “Күрми һәм ишетми торганнарны социаль-психологик тернәкләндерү” дигән өстәмә белем бирү программасы дөнья күрде. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең күрмәүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе бик зур. Шуңа күрә күрми дә һәм ишетми дә торган кешеләргә кагылышлы проблемалар белән дә шөгыльләнергә карар кылынды.

"Ярдәм" тернәкләндерү үзәге кебек проектны беренче тапкыр күрәм - Сәлмән Йуксәл (Төркия)

МашаАллаһ! Төркиядән Мәүлидкә килгән дин кардәшләребез - Төркия Дин эшләре идарәсенең Коръәнне тикшерү һәм өйрәнү департаменты җитәкчесе Шахин Хафиз Осман һәм Төркия Дин эшләре идарәсенең Дини басмалар департаменты директоры Сәлмән Йуксәл, Күрмәүче мөселманнарны дәвалау-укыту тернәкләндерү буенча “Ярдәм” үзәге эшчәнлеге белән танышкач, беренче әйткән сүзләре әнә шул булды. Алар мондагы үзәкне тулы, камил һәм төптән уйланылган проект дип бәяләп үтте. “Мин һәрьяклап үсештә булган мондый үзәкне беренче тапкыр күрәм. Монда өлкәннәр белән дә, яшьләр белән дә эшлиләр», - диде Төркия Дин эшләре идарәсенең Дини басмалар департаменты директоры Сәлмән Йуксәл.

Үзәк эшчәнлегенә югары бәя бирүчеләр арасында дәүләт эшлекләре дә, дин әһелләре дә, спортчылар да, иҗади шәхесләр дә бар. Ингушетия башлыгы Юныс бәк Евкуров, Россиянең Баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин, РФ мөфтиләр Советы рәисе Равил Гайнетдин, РФ Транспорт министры Игорь Левитин, танылган спортчы, хәзер Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе президенты Марат Кабаев, журналист Орхан Җамал, политология профессоры һәм Кавказ буенча белгеч Сильвия Серрано, Малайзиядәге Ислам банкингы һәм финанслар институты карамагындагы Өлкән киңәшче, Шәригать буенча Консультатив комитет җитәкчесе Разли бин Рамли, Малайзиядәге финанс сәнәгать оешмасы карамагындагы шәригать эксперт төркеме җитәкчесе Мөхәммәт Фирдәвес – шуларның берничәсе генә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә, үзенең күп илләрдә булса да, мондый үзәкне бер җирдә дә күрмәвен әйтте. Ул үзәккә ике автобус, күрмәүчеләр өчен компьютерлар һәм типография өчен ризографлар бүләк итте.

Яшьтән белем һәм тәрбия бирү: йөз еллар узгач кабатланган тарихлар

Әле язмабызның башында ук без “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының яшәгән җирлегебезгә хас булган традицияләрне дәвам итүче булуын искәртеп үткән идек. Гасырдан-гасырга сәүдәгәрләр, меценатлар үз акчаларына малайлар һәм кызлар өчен мәктәпләр, балалар приютлары төзегәннәр. Аларга рухи-әхлакый тәрбия биргәннәр. Әлеге фикерне дәвам итеп, “Ярдәм” фондының яшь буынга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлегенә киңрәк тукталып китәргә кирәк дип саныйбыз.

Коръәндә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)нең хәдисләрендә дә балаларга яшьтән тәрбияләүгә зур игътибар бирергә киңәш ителә. Моңа матур мисал булып фонд карамагында “Коръәнне өйрәнү мәркәзе” эшләп килә. Биредәге 5-17 яшьлек шәкертләрнең әзерлек дәрәҗәсе гомумкабул ителгән дөнья стандартларына туры килә дип санала. Мәркәздә Коръән өйрәтергә хокук бирә торган рөхсәте – “идҗәзә”се булган белгечләр генә эшли. Бүгенге көндә Коръән-хафизлар Зыяратша Давудов белән Ильяс Сабиров алтмышлап балага белем бирә. “Мәктәптә, мәдрәсәдә укучылар, дәрестән соң килеп, Коръәнне тапшыралар, яңа дәресләр алалар. Шулай ук монда күрмәүчеләр дә укый. Аларның Брайль системасы буенча язылган махсус Коръәннәре бар. Әлһәмдүллиләһ, менә Бельгиядән Гыймран Шигубаев 28 җүз белә. Мәктәпкә йөрмәүче балаларның кайберләре ярты елда 3 җүзне ятлады. Монда төрле балалар килә. Әгәр дә хәрефләрне белмиләр икән, әйтелешен, мәхраҗларын яхшылап өйрәнәбез. Һәм шуннан соң гына Коръәнне ятлый башлыйбыз”, - ди Ильяс остаз. Мәркәздәге шәкертләр РИИ карамагындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә керергә дә әзерләнә.

XIX гасыр башында Казан өязендә балалар өчен берничә приют ачыла. Шуларның берсе бертуган Юнысовларныкы була. Анда тәрбияләнүчеләр башлангыч дини белемнән тыш, арифметика, тарих, география һәм рәсем буенча дөньяви белем ала, рус һәм гарәп телләрен өйрәнә. Приюттан чыккач, малайлар сәүдәгәрләргә хезмәткә яки милли мәктәпләргә укытучы итеп урнаштырыла.

Ә бүгенге көндә “Ярдәм” фонды Теләче районының Иске Җөри авылында тәрбиягә алынган балалар өчен ике йорт сатып алды. “Гаилә учагы”ндагы 10 балага фондның вице-президенты Мәликә ханым Гыйльметдинова олы җанлы, ихлас йөрәкле, киң күңелле әни булды. Максат изге – төрле авырулардан интегүче бу балаларны аякка бастыру, тормыш итәргә өйрәтү. “Гаилә учагы”нда моның өчен барлык шартлар да бар: релакс һәм массаж бүлмәләре эшләп тора, белгечләр яшьтән какшаган психиканы рәткә салу өчен көч куя.

“Ярдәм” фонды тарафыннан шулай ук Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайлар өчен пансионат төзелә. Кырык бала якындагы мәктәптә урта белем алачак, ә пансионатта яшәячәк һәм тәрбияләнәчәк. “Без моны нәрсә өчен эшлибез соң? Наркотикларга бәйлелеге булганнар белән эшләү вакытында, без балаларның тәртибе якынча 6 нчы сыйныфтан бозыла башлаганлыгын күрәбез. Унберенче сыйныфка җиткәндә, бу балаларны кире үз хәлләренә кайтару мөмкин хәл дә түгел. Җиңел наркотиклар, спайслар куллана башлагач, аларның аңнары томалана, башлары түнә. Моннан инде җинаятькә дә ерак түгел. Шуңа күрә без малайлар өчен пансионат төзергә карар кылдык”, - ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Наркотикка бәйлелектән интегүчеләр дә, иректән мәхрүм ителгәннәр дә – фонд кайгыртуында

“Ярдәм” фонды тормышка ашыра торган проектлар моның белән генә бетми әле. Ул, инвалидлардан тыш, Константиновка бистәсендә кешеләрне наркотикларга, исерткечләргә һәм уен автоматларына бәйлелектән арындыру юнәлешендә дә эшли. Алар белән психологлар, дин әһелләре шөгыльләнә, семинарлар һәм тренинглар уздырыла. Ягъни монда эләккән кешеләрне физик яктан да, рухи яктан да тернәкләндерү өчен бөтен шартлар тудырыла.

Фонд Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә тә эшли. Иректән мәхрүм итү урыннарындагы мөселманнарны даими рәвештә азык-төлек һәм дини әдәбият белән тәэмин итә. Аларга рухи тәрбия бирү һәм алар, иреккә чыккач, тыныч тормышта югалып калмасын өчен, җәмгыятьтә үз урынын табарга булышу да - Фондның төп бурычы. Татарстандагы төзәтү колонияләренә атна саен йөрүче берничә имам бар. Алар махсус сайлап алынган, махсус курсларда белем алган. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитовны Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең әлеге ведомство белән уңышлы эшчәнлеге: тәрбия бирү һәм иреккә чыкканнарны тыныч тормышка кайтару юлындагы эшкә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әлеге ведомство карамагындагы Иҗтимагый Советның Рәхмәт хаты Фондның вице-президенты Мәликә ханым Гыйльметдиновага да тапшырылды. Агымдагы елның 30 мартында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондында Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе карамагындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы узды. Анда фонд Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитовның бу юнәлештәге хезмәте кабат югары бәяләп үтелде. Ул Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Геннадий Корниенко боерыгы белән, “Россия җинаять-башкару системасы эшчәнлегенә керткән өлеше өчен” Көмеш медаль белән бүләкләнде.

“Ярдәм” фондының иректән мәхрүм ителгәннәр белән алып барган эше ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе киңәшмәсендә дә билгеләп үтелде. 2016 елның 16 ноябрендә “Ярдәм” МИХФ җитәкчелеге - Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды идарә советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе составына сайланды. Татарстандагы комиссиягә 12 кеше керде. Бу кешеләр иректән мәхрүм ителгәннәр белән бәйле проблемаларны төптән белә. Теориядә түгел, ә гамәлдә аларның хокукларын яклауда ярдәм итәргә әзер.

Типография һәм банкет заллары: килиентлар хәйриячеләргә әйләнә

Әлбәттә, алда бәян иткән хәйрия проектларын тормышка ашыру өчен, биредә иганәчеләр һәм меценатлар ярдәменә генә өметләнеп тормыйлар, “Ярдәм” фонды үзе дә акча эшләргә омтыла. Мәсәлән, көзен “Ярдәм” мәчете янында “Эдем бакчалары” дигән уңайлы мәҗлесләр залы ачылды. Күркәм, мәһабәт бу зал берьюлы 200 кешене кунак итә ала. Мәҗлес вакытында мәдәни программага өстенлек бирүчеләр нәкъ менә шушы зур залны сорый. Яшьлек бәйрәмнәрен зур залда оештыручылар, бик канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп китә. Шулай ук биредә, никах, мәҗлес һәм ашлар уздыру өчен, 30 һәм 80 кешелек заллар бар. Яшьләр мәчетебезне, залларыбызны бик ошаталар. "Мәчеттә дә шундый гүзәллек булыр икән!" - дип сокланалар. “Ярдәм” фондының Казан үзәгендәге “Рәйхан” кафесы да кунакларны көтеп кала. Кайнар шулпалар, хәләл иттән икенче ризыклар, пиццалар, ролл һәм сушиларны телеңне йотарлык итеп әзерлиләр биредә. Кафега килеп ашый алмаучыларга яңа гына мичтән чыккан ризыкларны илтеп тә бирәләр.

Алдарак “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз типографиясе булуын һәм анда Луи Брайль системасы буенча Коръәннәр басылуын әйтеп үткән идек. Моннан тыш типография бөтен төр полиграфия хезмәтләрен күрсәтә: китаплар, буклетлар, газеталар, дәфтәрләр, баннерлар һ.б. бастырып чыгара. Шулай ук киндергә, кружкаларга рәсемнәр төшерелә, сувенирларга заказ бирергә була.

Римма Гатина.

Язма "Әссәлам" газетасы өчен әзерләнде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе